Камыр эчендә сосискалар
Киңәш-табыш

Камыр эчендә сосискалар

Камыр өчен: 1 стакан җылы су, 1 бал кашыгы шикәр комы, 1 чәй кашыгы коры чүпрә, 1 чеметем тоз, 2 стакан он, 1 аш кашыгы үсемлек мае.

Барысын бергә кушып, камыр басабыз. Камыр күпереп торсын өчен җылы урынга кабарырга куябыз. Өй салкынча булса, камыр салынган савытны юрган белән төреп куйсагыз да була. Камыр әзер булгач, артык юка итмичә генә җәябез һәм тасмалар формасында кисәбез. Чама белән 15-20 см озынлыкта киссәгез әйбәт, киңлеген 5-6 см итсәгез була. Аннан шушы тасмаларга сосискаларны төреп, майланган табага тезәбез. Аерым савытка бер йомырка сытып, сосиска төрелгән камыр өсләрен сылап чыгабыз. Өстенә кунжут сипсәгез дә була. Духовкада 15-20 минут эчендә пешеп тә чыга.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


файдалы киңәш рецепт

Нет комментариев