Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Кәбестә тозлау ЫСУЛЫ

Тозлау өчен кирәк: 2 кг кәбестә, 2-3 кишер, 3-4 тырнак сарымсак, укроп орлыгы.

Тозлыкка: 1 литр су, 3 аш кашыгы тоз, 3-4 аш кашыгы шикәр комы, 0,5 стакан 9 процентлы аш серкәсе.

Кәбестәне кухня комбайнында вак­лап туратам, кишерне ярымбоҗралап, сарымсакны вак итеп турыйм. Укроп орлыгы сибеп, барысын бергә болгатам да өстенә кайнар тозлык агызам. Суынгач, суыткычка куям.

Икенче көнгә үк ашарга да була. Гадәттә, 2-3 ай сак­лана. Табынга куйганда, суын сөзеп, көнбагыш мае белән (бер аш тәлинкәсе кәбестәгә 2-3 аш кашыгы май) болгатып куярга кирәк.

 

 

 

http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/kbest-tozlau-ysuly

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев