Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Кемгә мандарин ашарга ярамый?

Мандарин составында микро- һәм макроэлементлар, антиоксидантлар бар.

Мандарин чоры җитте, җәмәгать. Табиб-диетологлар моны истә тотып, аның файдасы һәм зыяны турында сөйләде. Шулай ук мандаринны кемнәргә ашарга ярамаганын әйтте.

"Мандарин файдалы. Аларның составында бик күп витаминнар, микро- һәм макроэлементлар, антиоксидантлар бар. Ул бактерицид үзлеккә дә ия, гөмбәчекләр үсешен киметүгә йогынты ясый", - дип белдерде белгеч. Әлеге цитрусның көзге-кышкы чорда вирус авыруларын кисәтү чарасы булуын да билгеләп үтте.

Табиб ашказаны һәм эчәк авырулары булган, гастрит һәм ашказанының югары кислоталылыгы булганда мандарин ашаудан тыелып торырга киңәш итте. Шулай ук мандаринны ач карынга ашарга ярамый. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт

2
X