Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Кер сабынының файдасы

1.Чәчең озын һәм куе булсын, чәчтә кавык булмасын дисәң, кер сабынын куллан.

Башта чәчеңне шампунь, аннары кер сабыны белән ю. Соңыннан суга берничә тамчы аш серкәсе куш һәм шуның белән чәчеңне чайкат. Әлеге ысул чәче майлы булган кешеләр өчен кулайрак. 
2. Бит тиресе картаймасын өчен атнага ике тапкыр кер сабыны белән юын. Аннан соң битеңә бала кремы сөртеп куй. 
3. Кер сабыны томаудан да коткарачак. Ләкин аның беренче симптомнары барлыкка килү белән кулланырга кирәк. Кер сабынын су белән җебетеп,  шуңа мамыкны манып, борын эчен эшкәрт. 
4. Теш щеткасын да шундый ук сыекча белән эшкәртергә була. Төнгә калдырсаң, бернинди бактерияләр калмый. 
5. Үкчәләр ярылмасын өчен дә кер сабынын кулланырга була. Моның өчен 2 литр кайнар суга 1 чәй кашыгы сода һәм 1 аш кашыгы уылган кер сабынын кушып, аякларны шул суда тотарга кирәк. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт