Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Кеше колагына нинди тавышлар зыянлы?

Сәламәтлек турында кызыклы мәгълүматлар.

– Атнага бер балык ашаучыларның йөрәге сәламәтрәк була. Моны Дания галимнәре раслаган. Сөләйман (лосось), треска, сельдь, скумбрия омега-3 кислотасына бай. Файдасы булсын өчен аларны атнага ике тапкыр ашарга кирәк.
– Шоколад яратучылар акрынрак картая. Сүз ачы шоколад турында бара. Мондый ризыкта флавоноидлар күләме зур, нәтиҗәдә коллагаен җепселләр озаграк хезмәт итә, тиредәге матдәләр алмашын яхшырта. Шоколад арыганлыкны бетерә, хәтерне яхшырта, ялкынсынуны киметә.
– Галимнәр яшәртә торган ризыклар исемлеген төзегән. Аңа нәрсәләр керә соң? Чәй, алма, кара карлыган, брокколи, помидор, анар (гранат), әфлисун, шәфталу (персик), слива, кура җиләге, кызыл суган, ипи. Белгечләр әйтүенчә, яшелчә, җиләк-җимешләрдә күзәнәкләрнең яшәү озынлыгын арттыручы биохимик элементлар бар.
– Кеше колагына нинди тавышлар зыянлы? Тузан суырткыч тавыш 70 дБ булса, элеккеге будильниклар тавышы 80 дБга җитә. Тик бала елаган тавыш алардан көчлерәк – ул 90 дБ булырга мөмкин. Ә 85 дБ дәрәҗәдән узган тавышлар, аеруча озак тәэсир иткәндә ишетү сәлатенә зыян сала. 
– Исерекләр ордены барлыгы турында белә идегезме? Алкоголизм белән элекке заманнан ук көрәшкәннәр. Петр I кызыклы ысул уйлап тапкан булган. Шешә яратучылар өчен ул чуеннан 7 килограммлы орден ясаткан. Әле моңа чылбыр авырлыгы кермәгән! Орденны полиция участогында сала алмаслык итеп асканнар, кеше шул килеш бер атна йөрергә тиеш булган.

 – Кыяр тырнаклар өчен файдалы. Беренчедән, аның составында тырнактагы ялкынсынуны киметүче күкерт бар. Икенчедән кыяр согы А, В1, В2, С, Е, Н, РР витаминнарына бай, анда кальций, фосфор, магний, тимер, натрий, хром, кремний, хлор, кобальт, цирконий, марганец, никель, медь, цинк, алюминий, кургаш, көмеш, титан бар. Бу матдәләр кыярның 5 проөентын, калган 95 процентын «тере» су тәшкил итә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев