Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Хөрмә хәл кертә

Хөрмә (финики) җимеше бик борынгыдан мәгълүм.

Әлеге искиткеч җимешне 5-7 мең ел элек үк гарәпләрнең борынгы бабалары да ашаган. Ул гарәп илләрендә үсә, ә әлеге җимешне үстерү һәм сату буенча Согуд Гарәбстаны иң алдынгы ил санала.
 Әгәр көнгә 10 хөрмә җимеше ашасагыз, тәннең магний, бакыр, күкерткә тәүлеклек ихтыяҗын — тулысынча, тимергә 50 процентка канәгатьләндерәчәксез. Шулай ук, башка җимешләрдән аермалы буларак, хөрмәдә 60-65 процент шикәр һәм фруктоза бар. Аларның организм өчен бернинди зыяны да юк.
Хөрмә җимешенең хәл кертү, ирлек көчен арттыру үзлеге бик борынгыдан ук мәгълүм. Ул йөрәк, бавыр һәм бөерләр эшчәнлеген яхшырта, эчәклектә файдалы микроблар барлыкка килүгә этәргеч була. Калий бик күп булу сәбәпле, хөрмә җимеше йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүчеләргә дә бик файдалы.

 

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/kh-rm-kh-l-kert/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X