Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Көнбагыш дәвалый

Күпләр яратып чиртә торган көнбагыш кеше организмы өчен бик файдалы икән. Аның төше бик туклыклы. Хәтта ит, ипи кебек ризыклар да бу җәһәттән көнбагыштан калыша.

Көнбагышның файдалы сыйфатлары озак вакыт саклана ала, чөнки көнбагыш кабыгы төшне бозылудан һәм зарарлы тәэсирләрдән саклый.
Диетологлар исә көнбагышны дәва чарасы итеп карый. 100 грамм көнбагыш орлыгы ашау кешене йөрәк-кан тамырлары системасы, бавыр чирләреннән аралап калырга мөмкин. Авыр физик хезмәт яки спорт белән шөгыльләнүче кешеләр дә көнбагыштан баш тартмасын. Аның төше зарарланган тән тиресен төзәтү өчен дә ярап куя. Шуңа күрә каты авырудан соң яки сөяк-санак сынганда көнбагыштан файда табарга мөмкин. Кыздырылмаган көнбагыш төше чиртү белән мавыккан яшүсмерләр бетчә, сыткы кебек нәрсәләрдән җәфа күрмәс. Симерүдән чара таба алмаган кешеләргә дә табиблар чи көнбагыш төше ашарга киңәш итә.

Фото: prim.selhozproduct.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт