Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Көненә 200 грамм виноград ашарга кирәк

Табиблар һәм галимнәр виноградның файдалы үзлекләрен санап күрсәтте. Аерым алганда, виноград составындагы үсемлек эстрогеннары төркеменнән булган ресвератол исемле матдә күзәнәкләргә зыян китерә торган кушылмаларга каршы көрәшергә сәләтле.

Моннан тыш, ул холестерин күләмен киметә һәм кан тамырларында ялкынсынуны баса. Виноград төшләрендә булган А, Е һәм К витаминнары, шулай ук табигый май күзәнәкләрне ныгытуга һәм яшәртүгә ярдәм итә.
Кофе кислотасы, кверцетин һәм мирецетин кебек фенол тоташтыргычлар организмны онкология һәм йөрәк-кан тамыры авыруларыннан саклый. Виноград сәламәтлек өчен файдалы булган башка үзлекләргә дә ия. Анда целлюлоза, шикәр һәм кислоталар катнашмасы табигый йомшарткыч булып тора, ә минераллар теш һәм сөякләрне ныгытырга булыша.
Табиблар көн саен 150дән алып 250 граммга кадәр виноград ашарга киңәш итә. Аларның сүзләренчә, иммунитетны ныгыта торган антиоксидантлар  кара төстәгесендә күп. Әмма виноград карарак төстә булган саен, аның аллергеннар потенциалы да зуррак булуын онытмагыз.

 

 

 

http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/knen-200-gramm-vinograd-asharga-kirk

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X