Котлет тәмле булсын дисәң
1. Төрле фарш кулланыгыз – сыер итенә тавыкныкын, сарык итен кушыгыз.
2. Сөт урынына фарш куе каймак рәвешенә килгәнче җылымса су салыгыз.
3. Фаршка йомырканың сарысын гына салыгыз.
4. Суганны никадәр күбрәк салсаң, шулкадәр тәмлерәк.
5. Ипи урынына кәбестә яки бәрәңге, кишерне уып салып карагыз әле, бик тәмле чыга.
6. Тәмләткечләрдән вакланган кориандр салсагыз, котлетлар телеңне йотарлык тәмле булып пешә.
7. Тагын да тәмлерәк, йомшак булсын өчен котлетларны кызган майга салганчы, күпертелгән йомырка агына батырып алыгыз.
Фото: Татар информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев