Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Крыжовник нидән файдалы?

Крыжовник антиоксидантларга бай, онкология авыруларын кисәтә. Анда ашкайнату эшчәнлеген җайга салучы клетчатка күп.

Табигый җепселләр ашказаны-эчәк трактын чистарта, шлаклар һәм токсиннар чыгара. Шуңа ул юан эчәк авыруларыннан саклый. 
Крыжовниктагы хром канда глюкозаны киметә, шикәр авыруыннан интегүчеләргә дә файдалы, әмма көненә 100 граммнан артык ашамаска кирәк. Кан әйләнешен яхшырта, кан тамырларын ныгыта, атеросклероздан саклый. Иммунитетны ныгыту өчен, сезон вакытында көн саен бер уч крыжовник ашагыз.

Крыжовник согы үт суын һәм бәвелне куа, шешенү, холециститтан файдалы. Организмнан авыр металлар, радиоактив һәм химик матдәләрне чыгара. Шуңа ул яман шештән дәвалаучы химия терапиясе алган авыручыларга файдалы. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев