Кышкы салат рецепты
Киңәш-табыш

Кышкы салат рецепты

Кулланыр алдыннан суган һәм сыек май өстәргә мөмкин.

Кирәк: берәр кг кәбестә, кыяр, болгар борычы, помидор, кишер.

Эш тәртибе: барлык яшелчәләрне озынча итеп турап, тәменчә тоз салып болгатырга һәм парландырылган 1 литрлы банкаларга тыгызлап тутырып, өсләренә кайнатып алган тимер капкачларны каплап (бормыйча) «су мунчасын»да 1 сәгать пешереп алырга.
Аннары капкачларын ябып, әйләндереп, җылы итеп төреп, суынганчы тотарга.
Кыш көне кулланыр алдыннан суган һәм сыек май өстәргә мөмкин.

Фото freepik.com сайтыннан

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев