Ландыш Солтановадан борычтан икра рецепты
Ингредиентлар: Болгар борычы - 500 г Яшел помидор - 500 г Зур суган - 1 данә Сарымсак - 1 тырнак Үсемлек мае - 4 аш кашыгы Тоз – чама белән
Яшелчәләрне табага тезеп, газ мичендә пешереп алабыз. Борычка 35 минут та җитә, помидор белән суганга 40 минутлап кирәк. Кабыкларыннан һәм орлыкларыннан арындырылган яшелчәләрне блендер белән издерәбез. Май һәм тоз өстәп, ут өстенә пешерергә куябыз. Капкач ябарга кирәкми, суы кимесен. 10 минут пешергәч, парланган банкаларга тутырып, калай капкач белән ябабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев