Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Машинаны кышын ничек тиз җылытырга?

Акрын гына барганда да 5-6 минутта двигатель җылыначак.

Белгечләр әйтүенчә, туктап торган машинаның салоны тиз җылынмый, шуңа да мотор ике-өч минут эшләгәч, кузгалып китәргә кирәк. Әмма кисәк туктау һәм кузгалу булмаска тиеш. Акрын гына барганда да 5-6 минутта двигатель җылыначак һәм салонга җылы һава килә башлаячак.

Әгәр тәрәзә бозланып каткан һәм кузгалып китү мөмкин түгел икән, “антилед” дигән сыеклык алып куярга киңәш ителә. Аны сиптергәч, тәрәзә тизрәк чистарачак. Моның өчен боз чистарткыч кулланырга кирәк. Кайбер йөртүчеләр кышын катмый торган тәрәзә югыч сыеклыкны су бөркегечкә (распылитель) салып, шуны сиптерә. Болай эшләгәндә дә боз тизрәк эри.

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт