Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Мүлчәләү - бик кирәкле эш (+зур кыярлардан салат рецепты)

Шәһәрдәшебез Гүзәл Мәрдәнованың мул уңыш алу буенча үз серләре бар.

- Быел җәй коры, яңгыр яумый. Җитмәсә, бакчабызда су белән дә мәсьәлә хәл ителмәгән. Яшелчәләргә туйганчы су да сибә алмыйбыз. Тик шулай да, кыяр-помидор уңышыннан зарлана алмыйм, теплицада яхшы үсәләр. Анда яңгыр суы болай да эләкми. Шуңа күрә мин мүлчәлим, ягъни аларның төпләренә салам, үлән, йомычка куям. Бу ысул бик кулай, чөнки беренчедән, мүлчә астында җир озак вакыт дым саклый һәм ярылмый. Икенчедән, чүп үләннәре үсми. Минемчә, мүлчәләү  бүгенге көндә бик кирәкле эш. Яшелчәләрне генә түгел, агач төпләренә дә бу ысулны кулланам. Ләкин быел суган уңышы бик начар, вак булды. Су җитмәгәндер инде, тиз саргайды да. 

Гүзәл Мәрдәнова укучыларга некондиция кыярдан (зур кыярлардан) салат рецепты тәкъдим итә. Аның тарихы да бар икән әле. “Элеккеге фатирыбызда тетя Шура исемле бик әйбәт күршебез бар иде. Бервакыт безгә керде дә, алдагы көнне авылдан алып килгән олы бер сумка кыярга күрсәтеп: “Нишләп боларны эшкәртмисең?” – диде. Менә аптырап утырам әле, нишләтим микән, дим. “Бер дә аптырама, хәзер мин сиңа бер шәп рецепт алып керәм”, - диде дә чыгып та чапты. Ул да булмады, кәгазь  тотып килеп тә керде… Инде ул фатирдан күчкәнгә 16 ел булды, ә тетя Шураның рецепты буенча салат ясамый калган елым юк. Бөтен некондиция кыяры шунда кереп бетә, ә салатның тәмлелеге! Болай ашарга да, яшелчә рагуына да, пицага да – бөтенесенә кереп бара. Рәхмәт әйтеп туя алмыйм тетя Шурага! Сез дә ясап карагыз”, - ди Гүзәл Мәрдәнова. 

Ингредиентлар: 

5 кг кыяр
2,5 кг помидор
1 кг татлы борыч
200 грамм шикәр
200 грамм 6% уксус
200 грамм сыек май
3 аш кашыгы тоз
1 баш сарымсак

Помидор белән борычны иттарткычтан чыгарабыз. Аларга шикәр, уксус, май, тоз салабыз да 15 минут кайнатабыз. Кыярны киңлеге 1 см чамасы боҗра, ярымбоҗра яки боҗра чиреге итеп (кыярның зурлыгына карап) турыйбыз да бу массага салып кайнатып чыгарабыз. Кайнап чыкканнан соң 10 минут пешерәбез. Иң азактан сарымсакны ваклап салабыз, 1 минут кайнатабыз да стериль банкаларга тутырабыз да тимер капкачлар белән каплыйбыз. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт