Нарат күркәсеннән кайнатма ясыйбыз
Киңәш-табыш

Нарат күркәсеннән кайнатма ясыйбыз

Рамил Фәсхетдинов нарат күркәсеннән кайнатма рецепты тәкъдим итә.

1 кг нарат күркәсен 1 кг шикәр комы белән болгатырга. Әз генә су салып зур утка куярга. Шикәр эреп беткәнче болгатып торырга кирәк. Кайнап чыккач утны кысарга һәм ике сәгать кайнатырга. Вареньены кайнар килеш банкаларга тутырырга һәм капкач белән каплап куярга. Аны олыларга көненә 1-2 чәй калагы гына ашарга ярый. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев