Шəhри Чаллы

Ни өчен көн саен бер тырнак сарымсак ашарга кирәк?

Бер танышым бар минем. Гел сарымсак исе аңкып тора үзеннән. «Кеше арасында болай йөрү килешеп бетми инде», – дип әйтеп тә караганым бар. Кулын гына селти. «Аның каравы минем салкын тиеп авырганым юк», – дип кенә җавап бирә. Дөрес әйтә инде анысы. Балачакта сарымсакны әти-әниләр төп дару итеп кулланалар иде. Салкын тисә дә, теш сызласа да… Ә хәзер исе килә дип без аны авызга алырга да куркабыз. Шулай да сарымсак нинди көчкә ия икән соң ул?

Дарудан ким җире юк

Составында аксым, углевод һәм 400дән артык биологик актив элемент булган үзенчәлекле продукт ул сарымсак. Алар арасында организмны тулы көченә һәм көйле эшләвен тәэмин итүче витаминнар, минераллар һәм органик кислоталар бар. Сарымсакта шулай ук аллицин дигән матдә күп, ул аны кискәндә яки сытканда бүленеп чыга. Пешергәндә  бик тиз таркала, шуңа күрә сарымсакны  чи килеш ашарга кушалар. Аллицин бактерияләргә каршы нык көрәшә, көчле антисептик тәэсиргә ия, бактерияләрнең артуына һәм таралуына каршы тора. Сарымсак фәкать зарарлы бактерияләрне генә үтерә. Көн саен сарымсак ашап,  организмны хеликобактер пилори, сальмонелла, стрептококк  һәм стафилококктан, шулай ук туберкулез, дизентерия, кандидоз һәм герпес кебек авыруларны китереп чыгаручы бактерияләрдән саклап калырга мөмкин.

Аллицин йөрәк-кан тамырлары системасы өчен дә бик файдалы. Әйтик, көн саен бер тырнак сарымсак ашау кан тамырларын ныгыта, кан әйләнешен яхшырта  һәм зарарлы холестерин күләмен  киметергә ярдәм итә. Шуңа бәйле рәвештә тромблар барлыкка килү, инсульт һәм инфаркт куркынычы да кими. Моннан тыш, сарымсак кан басымын төшерә, Шикәр диабеты  (аеруча 2 типтагы) белән авыручылар өчен  сарымсак куллану бигрәк тә файдалы. Ул кандагы шикәр күләмен  киметә, инсулинның бавырда таралу процессын акрынайта.

Сарымсак белән вируслы авырулардан  дәваланалар, шулай ук ул профилактика үткәрү өчен дә  яхшы. Тикшеренүләргә караганда, бу яшелчәне  көндәлек куллану салкын тиюне дә киметә. Сарымсакның вируска каршы торучанлыгы аның составында токсиннарны нейтральләштерүче  күкертле элементларның күп булуы белән аңлатыла.

Бу яшелчә составында булган матдәләр яман шеш күзәнәкләрен юк итәргә дә сәләтле. Тикшерүләр күрсәткәнчә, даими рәвештә сарымсак куллану онкология авыруларының (бигрәк тә юан эчәк, ашказаны, бавыр һәм сөт бизләренең яман шеше) килеп чыгу  ихтималын киметә.

Элек бабасырлардан, лямблиядән, бавыр имүчедән һәм башка паразитлардан сарымсак ярдәмендә  котылганнар. Аның составында  паразитларга үтергеч тәэсир итүче фитонцидлар бар.

Сарымсак ашказаны-эчәк тракты өчен дә файдалы, чөнки ашказаны согы эшләп чыгарылуны көчәйтә, шуның белән тимернең яхшы үзләштерелүенә ярдәм итә, азык-төлек эшкәртүне яхшырта, эчәклектәге таркалу процессларын туктата, аппетитны көчәйтә.

Әмма гастрит, уникелле эчәк һәм ашказаны җәрәхәте, панкреатит белән чирләгәндә һәм ашказаны асты бизенә зыян килгән вакытта сарымсак ашау сәламәтлеккә зыянлы.

Буыннар өчен дә сарымсакның файдасы бәхәссез, чөнки ул тоз утыруны булдырмый, буыннар тукымасын һәм сеңерләрне тузудан саклый һәм аларның  төзәлүенә ярдәм итә, сөякләрне ныгыта.

Антиоксидантлар, флавоноидлар, В төркеме витаминнары һәм кислоталарга  бик бай сарымсак тирене яшәртә, аны сыгылмалы итә, биткә бетчәләр чыгу һәм вакытыннан алда җыерчыклар барлыкка килүне булдырмый. Бит тиресен дәвалау өчен аны көненә бер-ике тырнак ашау да җитә.

Диетологлар, шулай ук сәламәт тукланучы яки артык авырлыктан арынырга теләүчеләр, көн саен сарымсак куллану тизрәк ябыгырга гына түгел, ә бәлки ирешкән нәтиҗәләрне саклап калырга да ярдәм итә, диләр. Чөнки сарымсак тырнагында нибары 3-4 калория бар. Ул тире астындагы майларны тарката һәм эретә, матдәләр алмашын тизләтә һәм азыкның эшкәртелүен яхшырта, организмнан артык сыеклыкны чыгарырга ярдәм итә.

Көнгә күпме  ашарга?

Көненә 2-5 грамм (ягъни 1-3 тырнак)   сарымсак ашау сәламәтлеккә зыян китерми.

Күбрәк ашалган очракта организмдагы газларның күбрәк бүленеп чыгуы, эч китү, күңел болгану, баш авырту, ашказаны  спазмы булу, температура күтәрелү  ихтимал. Артык күп булганда  эчке әгъзалардан кан китәргә дә мөмкин.

Киңәшләр

Сарымсакны ач карынга ашарга ярамый, чөнки ул ашказанының лайлалы өлешен ярсыта. Нәтиҗәдә ашказаны җәрәхәте  килеп чыгарга мөмкин. Шулай ук  төнгә каршы ашарга да киңәш ителми, ул бәвел кудыру үзлегенә ия. Моннан тыш, сарымсак нерв системасы эшен дә активлаштыра, шуңа күрә йоклап китә алмавыгыз  ихтимал.

Әгәр сездә бавыр, бөер, ашказаны һәм эчәклек, геморрой, гипертиреоз авырулары бар икән, еш кына кан китү яки эпилепсиядән интегәсез икән, чи сарымсак ашау тыела.

Исен ничек бетерергә?

Виноград, алма, өрек (абрикос), слива, груша, шәфталу (персик), чия, караҗимеш кебек җиләк-җимеш ашагыз.

Дәфнә (лавр) яфрагы, петрушка, шпинат, шулай ук рәйхан (базилик) һәм укроп сарымсак исен яхшы бетерә.

Сарымсак ашаганнан соң берничә кайвә бөртеге чәйнәгез. Чикләвекләр дә (бигрәк тә әстерхан чикләвеге һәм мөшкәт) аның исен бетерергә ярдәм итә.

Бер стакан сөт эчеп, сарымсак исеннән котылырга була. Тагын бер ысул – яшел чәй. Әмма ул кайнар булырга тиеш. Мүк җиләге, лимон һәм грейпфрут соклары шулай ук сарымсак исен  киметә.

Ниһаять, теш пастасы, авыз куышлыгы өчен чайкагычлар барлыгын да онытмагыз! Ничек кенә булмасын, мондый дәва әйләнә-тирәдәгеләр   уңайсызлык тудырырга тиеш түгел.

Буыннан буынга сыналган дару кебек булса да, табиб белән киңәшләшсәгез, әйбәтрәк.

Фәния Әхмәтҗанова әзерләде

Чыганак: Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: