Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Нинди аш файдалы?

Иң файдалы аш - яшелчә шулпасы. Ул туклыклы матдәләрнең иң оптималь чыганагы. Ә солянканы табиблар ашарга киңәш итми.

“Барлык клиникаларда да туклануның нигезе – яшелчә ашлары. Бу туклыклы матдәләрнең иң оптималь чыганагы”, - ди Туклану һәм биотехнология федераль тикшеренү үзәгенең дәвалау туклануы клиникасы диетологы, медицина фәннәре докторы Елена Ливанцова.
Ит шулпасында пешерелгән ашларда калория күбрәк, майлы ит кулланылса бигрәк тә. Холестерины югары булган кешеләргә алардан баш тарту яхшырак, диде табиб.
Диетолог әйтүенчә, ит пешкән вакытта шулпага зарарлы матдәләр дә бүленеп чыгарга мөмкин. Чөнки малны антибиотиклар яки гормоннар белән тукландырган булулары ихтимал. Шуңа күрә беренче һәм икенче тапкыр кайнатылган шулпаны түгәргә кирәк, дип киңәш итә Елена Ливанцова, дип яза “Интертат”.

 

https://kiziltan.ru/zdorovie/20646-nindi-ash-faydaly.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев