Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Өшегән кешегә күп итеп җылы су, чәй эчерергә кирәк

Кешегә авыртуны баса, кан тамырларын киңәйтә, һәм тынычландыра торган дару бирсәгез дә комачау итмәс.

Кыш үзенең зәмһәрир суыклары белән сыный. Суыклар минус 30 градустан да узып китте. Синоптиклар атна азагына җылыта дип фаразлыйлар.

Шулай булса да, өшегән кешегә ничек ярдәм итәргә кирәклеген белеп тору артык булмас. Линуза Ганиева исемендәге 4нче шифаханә табибы Гөлсәрия Абдуллина әйтүенчә, кыш көне, хәтта бик салкыннар булмаса да тиз өшүче кешеләр күп. Мәгълүм булганча, тәннең өшегән урыны сизгерлеген югалта, кайчак ул җир чәнчә, чеметә. «Өшүнең төрле дәрәҗәләре була.  Беренче дәрәҗәдә өшегән урын агарып чыга. Икенче дәрәҗәдә өшегән җирләр кабара һәм купшаклана. Өченче дәрәҗәдәге өшү вакытында исә өшегән урыннар кара янып чыга. Бөтен тән өшегәндә исә кеше акырыная, бернигә реакция бирми башлый. Тәне салкын, кан басымы төшкән, тән температурасы 36 градустан түбән, йөрәк тибеше еш була», – ди Гөлсәрия Миңнехановна. 

Тәҗрибәле табиб өшегән урынны кар, чүпрәк, аракы, спирт белән ышкырга ярамаганлыгын искәртте. 
– Бу гамәлләр кешенең болай да зәгыйфьләнгән кан тамырларына зыян китерергә мөмкин. Өшегән урынны кайнар су белән яки учак янында тиз генә җылытырга тырышу да  – зур хата. Болай эшләү кан тамырларында тромб китереп чыгырып, өшегән тирегә икеләтә зыян китерәчәк, – ди Гөлсәрия Абдуллина. – Шуңа күрә өшегән кешене башта җылы урынга алып керергә һәм аның туңган җирләрен әкернәп кенә җылыта башларга кирәк. Кул-аяклар өшесә, су температурасын аз-азлап арттырып, аларны ваннада яки табакта җылытырга була. Аннан соң 40 минут тирәсе массаж ясагыз. Бөтен җире өшегән кешене исә – җылы одеялга төрергә, өшегән урынны җылылыкны үткәрми торган мамык һәм марля белән төреп куярга кирәк. Зыян күрүчегә күп итеп җылы су яки чәй эчерегез. Кешегә авыртуны баса, кан тамырларын киңәйтә, тынычландыра торган дару бирсәгез дә комачау итмәс. Өшегән урыннарның сизгерлеге кайтмаса, анда көчле авырту, тире катламының төссезлеге сакланса, тирегә бармак белән басып алгач, төсе үзгәрмәсә, эчендә канлы сыекчалы куыклар барлыкка килсә, кичекмәстән «ашыгыч ярдәм» чакыртырга кирәк.

фото: https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чир авыру сәламәтлек