Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Озак яшим, дисәң...

"Хәлләр ничек?" дип сорасаң, "Ашауга карап!" диләр безнең халыкта.


 

"Хәлләр ничек?" дип сорасаң, "Ашауга карап!" диләр безнең халыкта. Чынлап та, хак сүзләр икән болар. Әлеге хакыйкатьне инглиз галимнәре күпсанлы тикшеренүләр нигезендә дәлилләгән. Дөрес тукланмау нәтиҗәсендә үлем-китем күрсәткечләре аеруча югары булган илләр дә аталган.
Шунысын билгеләргә кирәк: әлеге илләр арасында беренче ун урынны элекке Советлар Союзы составында булган илләр били. Беренче урында - Үзбәкстан, икенче урында - Төркмәнстан, аннары - Кыргызстан.
Дөрес тукланмау аркасында үлүчеләр саны буенча арытаба Украина, Молдавия, Азәрбайҗан, Белоруссия, Таҗикстан, Казахстан тора. Унынчы урында - Русия.
вЕропада дөрес тукланмау буенча Германия беренчелектә. Ә менә иң дөрес һәм яхшы тукланучылар Испания һәм Израильдә яши икән. Анда, нәтиҗә буларак, югары кан басымы, артык авырлыктан интегүчеләр дә аз, ди.

 

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/ozak-yashim-dis-/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев