Пакетлы чәй зыянлымы?
Киңәш-табыш

Пакетлы чәй зыянлымы?

«Роскачество» оешмасы 48 төрдәге яфраклы һәм пакетлы чәйне тикшерде.

Аларның 11 ендә эчәк таякчыклары, кайберләрендә күгәрек гөмбәчекләре булу ачыкланган.

Кайберәүләр пакетлы чәйгә буяулар кушыла икән диләр. «Роскачество» оешмасы тикшерүләре моны расламаган. Пакетлы чәйгә яфрак вагы, ягъни чәй тузаны тутырыла.

Чәйдә күгәрек гөмбәчекләре булу исә буяулардан да куркынычрак. Пакетлы чәй тыгызлап тутырыла, шуңа аз гына дымлылыктан да ул кугәрә башларга мөмкин.

Эчәк таякчыгы алай куркыныч  түгел. Ул 60 °С югарырак температурада үлә. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


киңәш-табыш

Нет комментариев