Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Пандемия вакытында акчаны ничек экономияләргә?

    Яшерен-батырын түгел, шушы чир аркасындагы чикләүләргә бәйле рәвештә күпләребезнең керемнәре кимеде. Шуңа билләребезне ныграк буып куярга туры килә. Кризис чорын ничек җиңелрәк кичерергә, акчаны ничегрәк экономияләргә соң?

    Иң кирәкле чыгымнарны гына калдырыгыз

    Бер дәфтәр башлап, ашау-эчүгә, коммуналь хезмәтләр, интернет, транспортка, һөнәр өйрәнүгә (укуга)  күпме түләвегезне язып куегыз. Бу чорда башка чыгымнардан баш тартып торыгыз. Дәфтәргә язып бару барлык чыгымнарыгызны исәпләү чыгаруга гына түгел, ә ай йомгаклары буенча финанс хәлегезне яңача бәяләүгә дә ярдәм итәчәк. Юкса, кирәкмәгәнрәк әйберләргә акча исраф итәргә дә күп сорап тормыйбыз бит.

    Кредитларыгыз бар икән, айлык хезмәт хакыгызның күпме өлешен тәшкил итүен исәпләп чыгарырга кирәк. Кредит түләгәннән соң калган сумма хәзер бары тик торак, ЖКУ өчен түләүгә һәм ашау-эчүгә генә җиткән очракта, димәк, нәрсәдер эшләргә кирәк, дигән сүз. Мәсәлән, банк сезгә берникадәр вакытка кредит каникулы бирергә мөмкин. Әмма моның өчен төпле сәбәпләр кирәк. Әмма банкның кредитны реструктурлаштыру турында тәкъдимен шундук кабул итмәү мөһим. Иң элек барысын да бик җентекләп исәпләп чыгарыгыз. Шуны истә тотыгыз: реструктурлаштыру  күпчелек очракта әлләни җиңеллек китерми – кредит нинди булса, шул килеш кала. Бары тик айлык түләү күләме генә берникадәр кими,  ә кредитны түләү вакыты арта. Шуның аркасында артыгын түләргә туры килә.

    Зарарлы гадәтләрдән баш тартыгыз

    Тәмәке, хәмергә яки түләүле төрле сервисларга (әйтик, мобиль элемтә операторы тәкъдим иткән) байтак кына акча тотарга мөмкинсез. Алардан баш тартсагыз, акчаны янга калдыру гына түгел, сәламәтлекне дә саклап калачаксыз. Машина йөртүче икәнсез, йөртү стилен игътибарга алыгыз. Бер светофордан икенчесенә уктай атылып, кемнәргәдер үзегезнең икенче Михаил Шумахер икәнлегегезне күрсәтергә маташу – бензинны кирәгеннән артык ягу, дигән сүз. Тормыш тәҗрибәсеннән күренгәнчә, “А” ноктасыннан “В” ноктасына берничә секундка соңрак килеп җитү хәерле – ягулык та азрак тотыла, яныгыздагы пассажирлар да күңел тынычлыгын саклап кала.

    Ризыкны белеп алыгыз

    Смартфонга кибетләрдә нинди акцияләр баруын күрсәтә торган бушлай кушымталар урнаштырыгыз. Азык-төлек кибетләре карталарында баллар туплагыз. Бәрәкәтлерәк, арзанракка төшкән ризыкларга өстенлек бирегез. Әйтик, пакетларга порцияләп тутырылган кыйммәтле боткалар (тиз пешә торган) урынына 900 граммлы каптагы шул ук ярманы алыгыз. Ит, бигрәк тә тавык итенә килгәндә, аерым өлешләрен түгел, ә  түшкәсе белән сатып алу отышлы.  Канатын-канатча, ботын-ботча турап, өлешләргә аерып куйганнан соң төрле рецептлар буенча ашын да, башкасын да әзерләргә мөмкин. Кыскасы, бу киңәшләрне үтәгәндә, кибеткә барган саен берничә йөз сум акчаны янга калдырырга була.

    Анализ ясарга иренмәгез

    Аннан килеп, фастфуд ризыкларына яки төрле подпискаларга күп акча исраф итмисезме икән?  Үзегезнең банк кушымталарында чыгымнарыгызны күзәтеп-барлап барыгыз әле. Болай эшләгәндә, “йомшак” ягыгызны бик җиңел генә ачыклый алачаксыз. Биредә теге финанс дәфтәре дә ярдәмгә киләчәк. Анда төгәл генә итеп бөтен чыгымнарыгыз язылып барган булса, әлбәттә.

     

    Фото: pixabay.com

     

    Чыганак:Ватаным Татарстан

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: