Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Петрушка йөкле һәм бала ашатучы хатыннарга ярамый

Петрушканы электән уникаль витаминнарга һәм микроэлементларга бай булганы өчен яраталар. Аның составындагы хлорофилл матдәсе канны чистарта, кан тамырларын тонуска китерә. Петрушканың сабагын, яфрагын, тамырларын кулланалар.

Аның йогышсызландыру үзлек­ләре дә бихисап. 

Петрушканы ашый алмасагыз, чәйнәргә генә дә ярый. Ул авыз куышлыгын йогышсызландыра, начар истән коткара. Сулышны сафландырып кына калмый, казналарны ныгыта, тешләрне агарта. 

Микроэлементларга, бета-каротинга бай булуы аркасында, ул күз күремен яхшырта, нерв системасын саклый. Фолий кислотасы канны чистарта, гемоглобинны күтәрә.
Петрушка шулай ук ашкайнатуны яхшырта, организмдагы матдәләр алмашын көйли. Ул шлак, токсиннар һәм артык суларны чыгара. Бу исә ябыгырга ярдәм итә. 

Петрушка үтне кудыра, кан басымын төшерә һәм иммунитетны ныгыта. 

Ул эчкә газлар җыелганда да файдалы. Моның өчен, һич югы, петрушканы сагыз кебек чәйнәргә кирәк.

Петрушканың зыяны турында да онытырга ярамый. Ул нефрит, бөердә таш булганда һәм подагра вакытында киңәш ителми. Шулай ук йөкле һәм бала ашатучы хатын-кызларга да тыела. 

Петрушканы табигый косметика буларак та кулланалар. Ул чәчләрне һәм тырнакларны ныгыта.

Петрушка төнәтмәсе бит тиресен тигезли, шомарта, шешенүне бетерә. Моның өчен 50 гр тәмләткечне ярты литр суда 15 минут кайнатыгыз да, суытып, сөзеп, битегезне юыгыз. Аны шулай ук боз шакмакларына салып туңдырырга да була.

 

https://akcharlak.com/article/petrushka-y-kle-m-bala-ashatuchy-khatynnarga-yaramyy/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев