Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Киңәш-табыш

Помидор «төшсен» өчен...

Аларга уңайлы шартлар тудырырга кирәк.

Томатлар матур, нык, куе булып үскән, әмма помидоры «төшми». Моның сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Томат яхшы бәйләнгән булсын өчен аларга уңайлы (температура, дымлылык, серкәләндерү һәм тукландыру) шартлар  тудыру зарур.

Һава температурасы  көндез 18-21°C һәм төнлә 13°C –  җимешләрен бәйләү өчен оптималь температура. Озакка сузылган явым-төшемнәр серкәләнүгә комачауларга мөмкин. Буш чәчәкләр булмасын өчен атнасына берничә тапкыр иртән помидор чәчәкләрен селкетеп чыгарга кирәк. Шулай эшләгәндә серкә тиешле урынга эләгә. 

Үсемлекләрне, бигрәк тә чәчәк атканда һәм җимеш бәйләгәндә, фосфор-калийлы ашламалар кулланып, даими тукландырырга кирәк. Суперфосфат, калий селитры яки көл кебек элементлары булган ашламалар куллану уңай нәтиҗәләр бирә. Компост, тирес кебек органик ашламалар да кулланырга мөмкин. Сөтле Йод (10 л су, 60 тамчы йод, 1 стакан сөт) җимеш бәйләүне стимуллаштырырга һәм авыруларны кисәтергә булыша. Җимешләрне өлгертү чорында көл һәм биогумус белән тукландырыгыз. 

Помидор ботагының җиргә тиеп торган яфракларын, артык җибәргән үсентеләрен алып торырга кирәк, югыйсә, үсемлек көчен шуларга сарыф итәчәк. Авырулардан профилактика чарасы буларак бор кислотасы эремәсен кулланырга мөмкин. Көл һәм сарымсак суы сибү дә уңай нәтиҗә бирә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев