Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Помидорда фитофтороз башланмасын, дисәң

Мондый салкынча, яңгырлы көннәрдә яшелчәләргә аеруча куркыныч яный.

Фитофтороз аеруча төннәр салкын, яңгырлы булганда башланырга мөмкин. Бу авырудан яшелчәләрнең яфраклары кибә, аларда көрән таплар барлыкка килә. Помидорда, борычта, баклажанда җәелеп киткән каты таплар була, алар җимешләрнең эченә дә үтеп керә. Бу инфекция еш кына бәрәңгедән дә күчә.

Помидорларны фитофтороздан саклар өчен 10 литр җылымса суга ярты литр әчегән сөт һәм 2 миллиграмм йод (төгәл үлчәү өчен шприц куллану яхшы) кушып, яхшылап болгатырга кирәк. Дүрт помидор төбенә бер литр сыекчаны бүлеп сибәргә киңәш ителә. Икенче тапкыр сипкәндә 10 литр суга бер литр әчегән сөт һәм 2 миллиграмм йод алына. Ике атна саен кабатласаң, яхшырак.

Бу авыруга каршы көрәш чараларын яздан ук башлау уңышлырак, әлбәттә.
Моның өчен:
бәрәңгене помидорга якын утыртмаска;
үсентеләрне ике тапкыр фосфорлы-калийлы ашламалар белән тукландырырга;
икенче чукта җимешкә утыру чорында үсемлекләргә һәр көн саен сарымсак төнәтмәсе бөркергә кирәк.
 

 

 

Фото: 123ru.net

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев