Помидорларны кышка кадәр саклап була
Киңәш-табыш

Помидорларны кышка кадәр саклап була

Моның өчен пычкы чүбе кирәк булачак.

Үсеп беткән яшел яисә ак помидорларны мөмкин кадәр тизрәк җыеп алырга кирәк. Кызыл һәм көрән помидорларны бу ысул белән саклап булмаячак.

Тартма төбенә калын ак кәгазь җәяргә кирәк. Кәгазь өстенә торф яисә нарат пычкы чүбе салыгыз - аларда табигый антисептиклар бар, шулар помидорларга черергә ирек бирмәс.

Яшелчәнең сабакка тоташкан өлеше өстә калырга тиеш. Бер кат помидор - бер кат торф яки пычкы чүбе куеп чыгарга кирәк. Шул рәвешле өч тапкыр җәяргә була. Шуннан соң ящикны салкынчарак урынга алып, һава йөрерлек итеп каплап куярга киңәш ителә.

фото: https://ru.freepik.com

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


файдалы киңәш рецепт

Нет комментариев