Резидә Ганиева: «Кайнанам колмак чүпрәсеннән ипи пешерә иде»
Чаллы журналисты җылы хатирәләре белән уртаклашты.
Мин кияүгә чыкканчы колмакны (хмель) күреп тә, ишетеп тә белми идем.
Килен булып төшкәч, кайнанам Сәрия әнинең колмак чүпрәсеннән салган ипекәйләрен күреп шаккаттым. Яңа пешкән ипине күкрәгенә куеп телеп табынга куя иде. Аның хуш исе, аның тәме! Онытырлык түгел! Ә ипи телемен учка кысып кире җибәрсәң, ул шунда ук үз формасын ала.
Әй, ул ипи салган көннәр... Ул көнне өйдә үзгә бер рәхәтлек, тынычлык, җылылык була иде. Аны язып кына аңлатып та булмый, аны тоярга кирәк. Ипи калайлары тирән, йомры иде. Гадәттә, өй миченә биш олы ипи һәм бер таба ипие сала иде әни. Таба ипиен шишара ипи дип атый иде. Берәр сәгать үтүгә шишара ипигә авыл каймагы ягып сөтле чәй эчә идек инде. Әни ипинең кетердәп торган кырыен миңа бирә иде – шул урынын аеруча ярата идем мин.
Ипиләр пешеп чыккач, әни аны шундый кадерләп алыр, аннары ипинең йөзе белән берәр ястыкка каплар иде. Әзрәк шулай торгач, түр өйнең өстәленә әйләндереп куяр иде. Бисмилласын әйтеп, теләкләр теләп, чиста ашъяулык ябар иде.
Сәрия әни колмак чүпрәсен алдан әзерләп куя иде. Аны да чүпрә әзерлим дими, «җеп ашы» ясап куям ди иде. Колмак чүпрәсе организмга да файдалы. Ул табигый чүпрәдән салган ипекәйләр үзенчәлекле әчкелтем тәмдә була. Ипи озак саклана, валчыгы да коелмый. Авыл халкы мәҗлескә барса да, туйга кода-кодагыйларга күчтәнәчкә дә әнидән пар ипи пешертеп алыр иде.
Әле күптән түгел колмак күреп, фотога төшердем дә килен булып төшкән менә шушы кадерле мизгелләрем искә төште – шундый рәхәт булып китте.
Колмак чүпрәсе ничек ясала соң?
1 литр суга 1 уч кипкән колмак салып, сары төскә кергәнче кайнатабыз. Колмак төнәтмәсеннән боламык ясыйлар: 1 касә онга шаулап торган кайнар колмак төнәтмәсе салып туглыйлар. Ул каймак куелыгында була. Колмак әчеткесе җылыда 24 сәгать тора. Аннары суыткычта сакларга мөмкин. Ипи пешергәндә чүпрә урынына 1 аш кашыгы шушы әчетке алына. Ипи камыры кичтән изелә, иртән басыла. Колмак чүпрәсе белән куелган камырга җылы кирәк. Бу камырдан ипи генә түгел, өчпочмак, бәлешләр дә пешерергә мөмкин.
Резидә Ганиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев