Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

ҮСЕМЛЕК СӨТЕ

Дөрес тукланучылар терлекчелек тармагында җитештерелгән азык-төлектән баш тартып, үсемлекләрдән алынган аксымнарга өстенлек бирә. Хәтта сөтнең дә үсемлекләрдән генә ясалганын сайлыйлар.

Солы сөте 
- кан тамырларын артык холестериннан чистарта, йөрәк авыруларын кисәтү өчен менә дигән чара булып тора; 
- ашказаны һәм эчәклекнең эчке катлавын зарарлы микроорганизмнардан саклый; 
- матдәләр алмашын җайга сала, үткудыргыч үзлеккә ия. Ябыгырга теләүчеләр өчен ул – табыш, чөнки калориясе аз; 
- файдалы матдәләргә бай: составында В төркеме витаминнары, тимер, кальций, фосфор һәм кремний күп. Ул менә дигән антиоксидант; 
- солы сөте белән юыну бит тиресенең күзәнәкләрен тарайта, тирене яшәртә. 

 Солы сөтен ничек ясарга 
50 грамм солы лавачына (25–30  минут пешә торганнын сайлау отышлы, анда файдалы матдәләр күбрәк саклана) 500 мл су алына. Солыны блендер касәсендә чылатсаң да була. Су белән чылатылган лавачны 10 сәгать бүлмә температурасында тотабыз. Тиешле вакыт чыккач, барысын бергә блендер белән яхшылап туглыйбыз (югары тизлек режимында). Барлыкка килгән сыеклыкны вак иләк аша сөзәбез. Солы сөте менә шушы була инде. Теләсәгез, аңа бал куша аласыз. Файдалы да, тәмле дә эчемлек әзер. 
Кокос сөте 
- матдәләр алмашын яхшырта, организмны шлаклардан, токсиннардан арындыра;  тулысынча эшкәртелүе һәм үзләштерелүе белән кыйммәт; 
- составында лаурин кислотасы булганлыктан, антибактериаль үзлеккә ия, иммунитетны ныгыта; 
- кан басымын көйләү сәләте исә калийга бай булуы белән аңлатыла; 
- А, В, С, У витаминнары чыганагы; 
- андагы магний нервыларны тынычландырырга, мускулларның киеренкелеген киметергә, йокысызлыкны җиңәргә булыша; 
- сөякләрне ныгытучы фосфатка бай; 
- кокос сөтен даими куллану кандагы шикәрне нормальләштерә, ашказаны-эчәклекнең эшчәнлеген көйли; 
- кокос сөте белән битне чистарту үлекле бетчәләрне бетерә. 
Кокос сөтен ничек ясыйлар 
Бер кокос чикләвеген ачып, эчендәге йомшагын кырып алабыз һәм кисәкләргә ваклап, төнгә су белән чылатып калдырабыз. Иртән суын түгеп, кокос йомшагын чиста суда яхшылап юабыз. Блендер касәсенә кокос һәм аннан ике тапкырга күбрәк күләмдә су салып (1х2 нисбәтендә), туглыйбыз. Барлыкка килгән сыеклыкны вак иләктән сөзәбез. Кокос сөте үзе генә дә бик тәмле, теләгән кеше бер бал кашыгы бал да куша ала. 
Кокос сөтенең майлы булуын да истән чыгарырга ярамый. Аның нигезендә банан һәм грушадан баллы смузилар ясамау хәерлерәк. Май белән шикәрне бергә катнаштырырга ярамый, ул ашкайнату системасында проблемалар китереп чыгарырга мөмкин. 
Кичтән суыткычта калдырылган сөт өстенә кокос мае утыра. Аны җыеп алып, ризыклар әзерләгәндә кулланып була. 
Игътибар! Үсемлек сөтенең суыткычта саклану вакыты өч тәүлек кенә. 

 

 

http://syuyumbike.ru/hatyn-kyz-galeme/belmesen-bel/?id=8388
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X