Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Сез моны бе­лә иде­гез­ме? (Бакчачыларга киңәшләр)

Июнь ае бакчачы өчен бик кызу вакыт санала. Яшелчәләр тизрәк үссен өчен нинди киңәшләр бар? Тулырак алдагы материалыбызда.

* Ки­шер­нең тү­тәл кы­ры­ен­да­гы­сы тү­тәл ур­та­сын­да­гы­га ка­ра­ган­да ях­шы­рак үсә. Шу­ңа да ки­шер­не ае­рым тү­тәл итеп тү­гел, ә су­ган, чө­ген­дер ти­рә­се­нә чә­чәр­гә бу­ла.

* По­ми­дор­ны фи­тоф­то­роз авы­ру­ын­нан сак­лау өчен тоз­лы эре­мә яр­дәм­гә ки­лә. Ул то­мат яф­рак­ла­рын­да сак­ла­гыч эл­пә ха­сил итеп, аны ин­фек­ция элә­гү­дән сак­лый. Эре­мә ясау өчен ун литр су­га бер ста­кан тоз са­лып эре­тә­сез. Шу­ны да ис­тә то­ты­гыз: бу про­фи­лак­тик ча­ра гы­на бу­лып то­ра.

* По­ми­дор ку­а­гы­на бер тап­кыр 3 литр су­га бер там­чы йод са­лын­ган кат­наш­ма сип­сәң, уңы­шы күп чы­га, по­ми­дор­лар да эре­рәк бу­ла һәм ир­тә­рәк өл­ге­рә.

* Дар­чин­ны (ко­ри­ца) без тәм­ләт­кеч бу­ла­рак бе­лә­без, ә аның гөм­бә­чек­кә кар­шы то­ру үз­ле­ге дә бар икән. Үсен­те­гә дар­чин по­ро­шо­гын сип­сәң, ул алар­ны авы­ру­лар­дан сак­лый.

* Бә­рәң­ге кор­ты­на кар­шы: 10 литр су­га бер па­кет ко­ры гор­чи­ца (100 грамм) һәм 100 мл 9 про­цент­лы аш сер­кә­се са­лы­гыз. Ях­шы­лап бол­га­тып, 10 литр су­га са­лы­гыз да бә­рәң­ге са­бак­ла­ры­на си­бе­гез.

* Туз­га­нак үсен­те­ләр­не тук­лан­ды­ра. 1,2 ки­лог­рамм туз­га­нак яф­ра­гы бе­лән са­ба­гын вак­лап ту­рап, өс­те­нә 10 литр су агы­зып, өч ат­на тө­нә­те­гез. Бар­лык­ка кил­гән тө­нәт­мә­не сө­зеп, үсем­лек­ләр­гә си­бе­гез. Яф­рак бор­ча­сы, үсем­лек бет­лә­ре, тал­пан­на­ры­на кар­шы кө­рәш­кән­дә 200-300 грамм туз­га­нак яф­ра­гы­на 10 литр су са­лып, ике сә­гать тө­нә­те­гез дә үсем­лек­ләр­гә си­бе­гез.

* Да­и­ми су­га ин­тек­кән кар­лы­ган бер­ни­чә ел рәт­тән җи­меш бир­мәс­кә дә мөм­кин.

* Ишек ал­дын яки бак­ча­ны ма­тур­лау өчен кы­зыл фа­соль (ог­нен­но-крас­ная) утыр­тыр­га бу­ла. Ул июль­дән алып сен­тябрь­гә ка­дәр чә­чәк ата. Фа­соль­лә­рен ки­сеп алып тор­саң, чә­чәк ату ва­кы­ты та­гын да озая. Үр­мә­ләп үсә тор­ган бу фа­соль­нең буе 3-4 метр­га җи­тә.

 

Фото: tula.mk.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакча билет ташлама дача пенсионер