Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Шарлотка пешерәбез!

    Ингредиентлар: Шикәр – 200г Йомырка – 5 Он – 200 г Алма – 500 г

    Йомыркаларны шикәр белән яхшы итеп агарганчы тугларга (5-7 минут дәвамында), он өстәп, сак кына бутарга.
    Алмаларны үзәгеннән чистартып, үзегезгә ничек ошый – турарга. Форманы майларга һәм төбенә бераз камырны салырга. Өстенә – бер катлам туралган алма тезергә, аннары камыр белән туралган алманы чиратлаштырып формага салып бетерергә. Теләгән очракта туралган алма өстенә корица сибәргә була.
    180 градуска кадәр кыздырылган мичтә 40-45 минут дәвамында шарлотканы пешерергә.
    Мөһим: шарлотка пешкән чакта әледән-әле мичне ишеген ачып карамаска!

     

    http://omet-rb.ru/ash-su-retseptlary/795-sharlotka

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: