Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Шекерпаре (төрек печеньесы) пешерү ЫСУЛЫ

Төрек печеньесы

125 гр маргаринга (яки сыер маен) 1 йомырка кушып, миксер белән туглыйбыз. Шуңа 1/3 стакан сыек май, 1 чәй кашыгы камыр көпшәкләндергеч (разрыхлитель), 1 кап ванилин, 1/3 стакан шикәр комы (шикәр пудрасы) кушып, тагын туглап алабыз.

1,5 стакан он салып, миксер белән болгатабыз да, тагын 1 стакан он өстәп, камырны кул белән басып бетерәбез. Шундый йомшак, кулга рәхәт камыр чыга. Түгәрәкләр ясап, табага тезәсе һәм 175 градуста кызган газ мичендә 25-30 минут пешерәсе.

Мин рецептка әз генә үзгәреш керттем: камырны икегә бүлдем һәм бер яртысына какао өстәдем, ике камырдан әзрәк кушып, түгәрәкләр ясадым.

Сироп: 1 стакан су, 1 стакан шикәр комы, чирек лимонның согын кушып, кайнатып алдым. Печенье пешүгә, өстенә шушы сиропны агыздым (рецептта да шулай). Сироп сеңгәннән соң, калганын саркыттым. Печенье авызда эри, чәйнисе дә юк.

 

http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/shekerpare-trek-pechenesy-pesher-ysuly

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев