Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Сөлгеләрне ничек агартырга?

Гадәттә, күпмедер торганнан соң, аш бүлмәсендәге сөлгеләргә ис сеңә башлый, юылмый торган таплар барлыкка килә. Ләкин аларны бетерүнең хәйләкәр һәм арзан ысулы бар.

Моның өчен кирәк булачак:
- 5 литр кайнар су;
- 1 аш кашыгы агартучы матдә;
- 3 аш кашыгы кер юу порошогы;
- 1 аш кашыгы үсемлек мае.

Порошок, агартучы матдә һәм үсемлек маен кайнар суга салыгыз. Сөлгеләрне шушы суга салып, су суынганын көтегез. Төнгә яки ике генә сәгатькә дә калдырырга мөмкин. Үсемлек мае тапларны бетерергә, ә порошок белән агартучы матдә процессны ахырына җиткерергә ярдәм итәчәк. Ахырдан сөлгеләрне юып, суда чайкатып, киптерергә элеп куегыз. Алар күзгә күренеп агарачак!

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт