Су сибүнең дә тәртибе бар
Суны артык күп сипсәгез, туфрак тыгызланып, үсемлек үлә дә ала.
Ниһаять, кызу көннәр урнашты. Челләдә кешеләр, мал-туар гына түгел, агач-куаклар, бакчабызда кадерләп үстерелүче яшелчәләребез дә суга сусый. Җиләк-җимеш һәм яшелчәләрнең уңышы аларны ничек сугаруыбызга турыдан-туры бәйле. Суны ничек дөрес сибәргә соң?
Һәр яшелчәнең су сибү буенча үз үзенчәлеге бар. Мәсәлән, төсле кәбестәгә суны турыдан-туры яфрагына сибәргә мөмкин. Ә салатка болай сибү куркыныч: яфраклары чери. Салатның тамыр төбенә сибегез.
Редис – бик көйсез яшелчә. Ул дымлы туфрак һәм дымлы һава ярата. Корыда аның тамыры ачы булып үсә, тамырга бөтенләй бирмичә, чәчәк кенә атып утырырга да мөмкин. Суны артык күп сипсәгез, туфрак тыгызланып, үсемлек үлә дә ала. Иң кулай вариант – көнаралаш су сибеп, туфракны көпшәкләндереп тору.
Чөгендергә су күп кирәк, бигрәк тә тишелеп чыкканда.
Кишергә күпме су сипсәгез дә ярый. Туфрагын йомшартып торырга да онытмагыз.
Борычлар да суга битараф түгел. Туфрак корый башласа, тамырлар да корый, җимешләр зур, итчел һәм сусыл булмый. Борыч салкынча суны күтәрә алмый.
Кыяр туфракта да, һавада да дым булганны ярата. Кыярга суны еш сибәргә кирәк, тик су җылы булсын. Аның үсеше һава торышы белән бәйле. Салкынча вакытта суны еш сипмәгез.
Помидорга исә дымлы туфрак кирәк, һава да җылы булырга тиеш. Түтәлдә дым аз булса, чәчәкләр һәм җимешләр коелырга мөмкин. Иң яхшысы – 3-4 көнгә бер мәртәбә су сибү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев