Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Сусауны басар өчен лимонад ясыйбыз

Анда кибеттәгедәге сыман төрле химик катнашмалар булмый.

Эсседә сусауны басар өчен лимонадтан да әйбәт эчемлек юктыр, мөгаен. Аеруча ул өйдә ясалса.  Чөнки анда кибеттәгедәге сыман төрле химик катнашмалар булмый.

Кыяр һәм бөтнекле лимонад ясар өчен менә нәрсәләр кирәк:

1 кыяр, 250 мл лимон согы, 160 гр шикәр комы, 1,5 л газлы минераль су, 1 лимон, 1 стакан бөтнек.

Савытка ярты кыяр, бөтнекнең яртысын, шикәр һәм лимон согын кушып, газда җылытабыз. Шикәр эрегәннән соң уттан алып, суытабыз.
Зур савытка калган әйберләрне салып, газдан алынган кушылманы шуның өстенә сөзеп агызабыз. Аннан өстенә газлы су салабыз. Лимонад әзер!

Фото: лимонад (ачык чыганаклардан)
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт