Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Сырганак җимеш бирсен, дисәң...

    Сырганак — бик күп файдалы элементларга бай җимеш.

    Ул халык, шулай ук, рәсми медицинада да киң кулланыла. Сырганак җимешләре һәм мае — ялкынсынуга, бактерияләргә, гөмбәчек авыруларына каршы, тән яралары бул-ганда һәм пешкәндә бик файдалы чара. Аны грипп һәм вируслы башка авырулар вакытында куллану да әһәмиятле.
    Сырганак куагыннан мул уңыш алу барлык бакчачыларның да кулыннан килә торган эш түгел. Чөнки аны үстерү, тәрбияләүнең үз нечкәлекләре бар. Шуларның берничәсенә тукталып үтик.

    Сырганакны язын яисә көз көн­нәрендә утырталар. Шулай да иртә яздан утырту яхшырак санала. Болай эш­ләгәндә ул тизрәк алынып китә.Сырганак куакларын яшелчә бакчасыннан ераграк урнаштырыгыз. Иң яхшысы – өй буена утырту. Аның та­мыр­лары тимерчыбык сыман була һәм 10 метрга кадәр сузыла.
    Еш кына сырганак куаклары бер­ничә ел үсеп тә, бөтенләй җимеш бирми. Моның сәбәбе – аларның бер генә җе­нестән булуы. Сырганак җимеш бирсен өчен “ата” һәм “ана” куакларның булуы мотлак. Ата сырганак җимеш бирми, ул серкәләндерүче генә. Сырганак куаклары авыруларга бирешеп бармый. Шулай да кайвакыт алар да корткычлар һөҗүменә дучар була. Әйтик, куакларда пәрәвез күренсә, сырганакка көя төшкән дигән сүз. Җимешләре бөрешеп торса, аларны кояш яктысына куеп карагыз. Эчендә ак корт күренсә, димәк, сырганак чебене ияләшкән. Аны булдырмау өчен июнь азагында куакларны хлорофос белән эшкәртергә кирәк. Ул суга салына. Ике атнадан процедураны кабатларга кирәк.Куакларны җәй айларында марганцовкалы су белән берничә тапкыр “коендыру” да файдалы. Сырганакны “черная ножка” авыруы да бимазалый. Ул булмасын өчен куак төбенә ком салырга кирәк.

     

    https://kiziltan.ru/poleznoe/13878-syrganak-imesh-birsen-dis.html

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: