Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Табында - каз

Авылларыбызда каз өмәләре башланды. Һәр табынның бизәге булган әлеге йорт кошыннан нинди генә тәмле ризыклар әзерләмиләр. Бүген сезнең игътибарыгызга җиңелчә генә башкарыла торган берничә рецепт тәкъдим итәргә булдык.

Каклыйбыз
Казның эченә бөтен җиренә дә тиеп торырлык итеп тоз тутырабыз. Тышын да әйбәтләп тоз белән ышкыйбыз. Аннары, кәгазьгә төреп, 15-20 көн караңгы урында тотабыз. Шуннан соң, тоздан бушатып, казны җилле урынга элеп куябыз. Бер атналап элеп тотканнан соң, яхшылап юып, каз өстенә кайнап торган су коярга кирәк. Шул рәвешле бер кат пешекләгәч, зур кәстрүлгә салып, 30-40 минут чамасы пешерәбез, муен тирәсеннән, сүле аксын өчен, 1-2 урыннан пычак белән төртеп алабыз. Шуннан соң, казны кабат элеп, 1-2 көн киптерергә кирәк. Аннары казны газда өтәп аласы да, тагын беразга элеп куясы. 1-2 көннән инде ризык әзер!  
Пешерәбез
Бер чиләк суга 1 кг тоз, 8-10 кара борыч, 4-5 дәфнә яфрагы, 1-2 баш сарымсак салабыз. Каз яңа суелган яки катырылган булса да шулай эшләнелә. Су кайнар булырга тиеш түгел. Катырылган казны эретеп тормасагыз да ярый. Суда кимендә 12-14 сәгать тотасы. Бер тәүлек тотарга да була. Каз суга күмелеп торырга тиеш. Судан алгач, саркытабыз. Эчлеккә алма һәм кара җимеш яисә үзегез теләгән башка эчлекне аласыз. 2-3 аш кашыгы майонезга ярты чәй кашыгы аджика салып бутап, шуны казның тиресенә сылыйбыз. Аннары камырга төрәбез. Махсус целлофан «җиң»гә дә, фольгага да  төрергә була. 2 сәгать пешкәч, өстеннән ачып, яңадан мичкә тыгып кызартып алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт