Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Ташкабак уңды (+ "Анкл-бэнс" рецепты)

Минҗиһан Мөхәммәтшина күп еллар бакча тота. «Яз җиткәнен түземсезлек белән көтәм, көннәр җылына башлау белән бакчада яшим. Монда миңа рәхәт, тыныч. Эссе көннәрне җиләс, таш өйдә йокларга да рәхәт», - ди ул.

Аның 5 сутый җирендә ниләр генә юк. Тик быелгы кызу һәм яңгырсыз көннәр үзенекен иткән.
- Помидорларым бөтенләй юк. Теплицада утырганнарының чәчәкләре коелып бетте, артык кызу ярамады ахры. Су да сибеп торам инде, югыйсә, - ди Минҗиһан Сабировна. – Урамда утырганнарының да юк, нәрсә ярамагандыр, белмим, артык эссе килешмәде ахры, быел мин помидорсыз. Татлы борычларым да юк. Төбендә үк череп, бозылып утыралар. Җыям да ташлыйм. Бирмим дисә, бирми инде Аллаһы тәгалә, берни дә эшләтә алмыйсың. 

Бу яшелчәләрнең уңышы булмаса да, кыяры бик мул аның. «Икенче партия утырттым, хәзер шулар уңыш бирә. Беренчесен ашап бетердек инде», - ди ул.
Һәр көн бер-ике чиләк кыяр җыя тәҗрибәле бакчачы. Моның өстенә ташкабагы да бик уңган аның.
- Быел 4 лункага ике төрле сорт утырткан идем, икесендә - яшел, икесендә сары төстәге ташкабак. Шундый зур итеп үстеләр. Көненә бишәр-алтышар ташкабак җыям, - дип мактана Минҗиһан апа. – Ташкабакны карау әллә ни авыр түгел, көн аша су сибәм, араларын тырмалыйм, чүпләрен үтим. Безнең гаиләдә аны бик яратып ашыйлар, балаларыма да җитә, безгә дә. 

Минҗиһан апа ташкабактан ясый торган телеңне йотарлык анкл-бэнс дип аталган салат рецепты белән бүлеште. 

Салат өчен кирәкле ингредиентлар: 
1 кг ташкабак
300 грамм суган
300 грамм кызыл борыч
500 грамм помидор 
100 грамм томат пастасы
100 мл сыек май
100 мл 9% аш серкәсе (уксус) 
1 аш кашыгы тоз
0,5 стакан шикәр комы
1 стакан су.
Ташкабакны шакмаклап турыйбыз. Борычны, суганны озынчалап, помидорны блендерда әйләндерәбез яисә иттарткычтан чыгарабыз. Зур кәстрүлгә тоз, шикәр комы, май, томат пастасы һәм су салабыз һәм сүрән утка куябыз. Әлеге маринад кайный башлар алдыннан ташкабакны салабыз. Яхшылап болгатабыз һәм 20 минут кәстрүлнең өстен каплап пешерәбез. Аннан кызыл борыч һәм суган өстибез, 15 минут пешерәбез дә помидор салабыз. Тагын 15 минут пешерәбез. Әзер салатка аш серкәсе өстибез. Аннан соң стериль банкаларга тутырабыз да тимер капкачлар белән ябып өстен каплап куябыз. Суынгач базда яки салкынчарак урында саклыйбыз. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт