Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Тәмле кайнатма ясау серләре

* Кайнатма ясау өчен җиләкләрне кояшлы коры көнне җыегыз.

* Җиләкләр бөрешмәсен, формасын югалтмасын өчен 5-7 минут саен ут өстеннән алырга кирәк. Шулай 3-4 тапкыр кайнатып алырга була. Кайнатма әчемәсен өчен күбеген җыеп торыгыз. 
* Каты кабыклы җиләк һәм җимешләрне (крыжовник, слива) тишкәләп җибәрсәң, кайнатканда ширбәтне яхшырак сеңдерәләр. 
* Кайнатма озак куермаса, аз гына лимон согы яки алма пюресы кушарга кирәк. 
* Кайнатма ясыйсы слива һәм чия тулусынча пешеп җиткән булырга тиеш. Ә груша, абрикос, бакча җиләге һәм кура җиләге бик пешмәгән булса, кайнатмада формасын яхшырак саклый. 
* Кара миләш кайнатмасы артык төче булмасын өчен аз гына алма, лимон согы яки су урынына кызыл карлыган согы кушалар. Кара миләшне 5 минут кайнар суда пешекләргә кирәк. 
* Элпәсе уртасына җыелса, тамызып караганда җәелеп китмәсә, кайнатма әзер дигән сүз. 
* Кайнатма тутырып куясы банкаларны чәй содасы белән юарга, кайнар су белән чайкарга һәм киптерергә кирәк. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев