Тәмле пәрәмәч
Киңәш-табыш

Тәмле пәрәмәч

Пәрәмәчләр ясыйбыз һәм табага май салып ике ягын пешереп алабыз, бик тәмле пәрәмәчләр килеп чыга.

Болгер Миләүшә Кәлимуллина бик тәмле пәрәмәч рецепты тәкъдим итте. Җайлы, тиз һәм тәмле. Иң мөһиме: камырның кабарганын көтеп торасы юк. Рецепт:

Бер пачка эремчек, 2 йомырка, 1 аш калагы шикәр, бер чәй калагы тоз, 2 аш калагы көнбагыш мае, 2 аш калагы каймак, ярты чәй калагы сода, он салып камыр басабыз.  Йомырка, яшел суган, майонезны әйбәтләп болгатып эчлек ясыйбыз. Пәрәмәчләр ясыйбыз һәм табага май салып ике ягын пешереп алабыз, бик тәмле пәрәмәчләр килеп чыга. Ашларыгыз тәмле булсын!

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


КУХНЯ

Нет комментариев