Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Торбаларны ничек чистартырга?

Кибеттән махсус сыекчалар сатып алырга да кирәкми.

Моның өчен 250 гр аш содасы, 100 гр ак аш серкәсе (уксус), 2,5 л кайнар су, зур гына чүпрәк кирәк булачак.

Уртача зурлыктагы кәстрүлдә аш серкәсен кайнатабыз. 250 гр аш содасын раковина тишегеннән канализация юлына сибеп салып, аш серкәсен дә агып китү юлына салабыз. Шуннан ул тишеккә чүпрәкне тыгып куябыз. Аш серкәсе белән сода «чыш-пыш» итеп китереп чыгарган химик реакция торбаны чистарта. Ярты сәгатьтән соң 2,5 литр кайнаган суны су юлына салырга кирәк.

Катнашмаларны ялгыш та раковина яки унитаз өслегенә тидермәгез, җиһазларыгыз чатнап, җимерелеп чыгар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев