Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Тутырылган тавык

«Татар халык ашлары» китабыннан тутырган тавык рецепты тәкъдим итәбез.

Кирәкле ингредиентлар: 1,5 кг авырлыктагы тавык, йомырка – 4 данә, сөт – 100 мл, тәменчә тоз, борыч, бизәү өчен яшел тәмләткечләр һәм яшелчәләр.
Эш барышы: Тавыкны салкын суда юабыз. Тутырганда тугланган йомырка агып чыкмасын өчен, муен тиресен җеп белән тарттырып бәйлибез. Тиресен ертмас өчен, сак кына бот, сырт, түш тирәләреннән, рәсемдәгечә, кашык яки бармаклар ярдәмендә тирене итеннән аерабыз.
Савытка йомырка сытып, сөт өстибез, тоз, борыч сибеп, яхшылап болгатабыз. Шул катнашманы әкрен генә ит белән тире арасына агызабыз. Тавыкны тутырганнан соң, тирене тегеп йә тешчистарткыч таяк белән эләктереп куябыз. Тавыкның тиресе шартламасын һәм формасы саклансын өчен, аны, марляга төреп, кайнап торган тозлы суга салып, акрын утта 1–1,5 сәгать пешерәбез.
Тавык кайнар шулпада кабарып китсә, тиресен берничә урыннан нечкә энә белән тишеп, һавасын чыгарырга кирәк.
Тутырган тавыкны яшел тәмләткечләр һәм төрле яшелчәләр белән бизибез.
Ботларын кәгазь салфеткага төрергә мөмкин. Моның өчен салфетканы башта урталай, аннары тагын бер тапкыр буйга урталай бөклибез. Барлыкка килгән дүрт катлам салфетка тасмасында, тоташ ягына барып җитмичә, 2–3 мм киңлектә кисемнәр ясап чыгабыз. Аннары әлеге тасмаларны сак кына тавык ботына урыйбыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт