Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Уразага ничек әзерләнергә?

    Тиздән мөселманнар өчен изге булган рамазан аена керәбез. Аңа ничек әзерләнергә кирәк, ураза тотучы нәрсәләр белән тукланырга тиеш? Блогер-нутрициолог Диләрә Хөснетдинова безгә үзенең киңәшләрен бирә.

    Рамазанга әзерлек

    Башка сезоннарга караганда, яз башында стресс күбрәк сизелә. Аның сәбәпләре төрле булырга мөмкин, әйтик, эштә стресс, йорт эшләреннән арып китү, төрле авырулар. Әмма бөтен очракта да организм бертөрле җавап бирә – зур күләмдә стресс гормоны кортизол бүленеп чыга. Шушындый хәлдә дә рамазан аеның бөтен тәмен тоеп ураза тота алу өчен гади киңәшләрне истә тотыгыз:

    Биоритмны көйләгез: иртәгә үк гадәттәгедән иртәрәк торып карагыз. Моның өчен вакытында яту дөрес. Мөмкинлек булганда, көндез ярты сәгать йоклап алыгыз.

    Гимнастика ясагыз, җәяү йөрегез, бассейнга барыгыз. Һәр көн саф һавада йөреп керегез, иртән дә, йоклар алдыннан да булса ибк әйбәт.

    Рационга сыйфатлы аксым, майлы диңгез балыгы, җиләк-җимеш һәм яшелчә, яшел тәмләткечләр, чикләвек кертегез.

    Стресс гормоны күләмен киметү өчен күңелегезгә якын булган эшләр белән шөгыльләнегез: китап укыгыз, гаилә белән табигатькә чыгыгыз, иҗади хобби табыгыз.

    Уразаның икенче-өченче көнендә баш әйләнү, хәлсезлек, буыннарда авырту сизү, ашкайнату бозылу еш күзәтелә. Шуңа да организмны оксидлаштыру өчен эчемлекләр кулланырга һәм су балансын көйләргә киңәш итәм. Уртача алганда кешегә 1 кг авырлыкка 30-40 мл су эчелергә тиеш. Кандагы кислоталылыкны тикшереп карау өчен даруханәдән лакмус сеңдерелгән индикатор тасмалар (диапазоны 5тән 9га кадәрге булган шкалалы)  алыгыз. Шуның ярдәмендә һәр көнне сидек һәм селәгәйнең кислоталылыгын тикшерегез һәм уртачак күрсәткечне исәпләгез. 7,35тән ким булмаса һәм 7,45тән артмаса, кандагы PH күләме нормаль санала.

    Организмны оксидлаштыра торган эчемлекләр: лимонлы җылы су, чын алма, виноград, слива серкәсе кушылган су, сода (елгалардан җыелган табигый сода) салынган су (бер стаканга бер чәй кашыгы), гидрокарбонатлы төркемгә кергән минераль су, үлән чәйләре (юкә, бөтнек, ромашка, мелисса, гөлҗимеш).

    Рамазанга керер алдыннан хиҗама ясату да яхшы. Ул организмны чиста кан бүлеп чыгарырга мәҗбүр итә һәм шуның белән иммунитет күтәрелә.

    Бавырыгыз һәм эчәклегегез чистарсын өчен составында синтетик химикатлар булган һәм чистартылган продуктлар: печенье, сөтле шоколадлар һәм башкаларны куллануны туктатыгыз.

    Һәр көнне бер стакан җылы су белән башлагыз. Суга лимон согы яки өйдә ясалган серкә салырга киңәш итәм.

    Көн дәвамында мөмкин кадәр күбрәк су һәм үләнле чәй эчегез.

    Ризыкка яшел тәмләткечләр һәм яшелчә салып ашауны гадәткә кертегез.

    Рационга фасоль, карабодай, киноа, арпа ярмасы, зәйтүн, җитен, арахис, кабак мае кушыгыз.

    Каһвә, кара чәйнең күләмен киметегез. Ак шикәр һәм ул кушылган продуктларны, консервантлы сироп һәм соусларны, бодай оныннан пешерелгән продуктлар, әйтик, макарон, борай, булгур, кус-кусны, манный ярмасын рационнан алып атыгыз. Ит һәм итле ярымфабрикатларны куллануны киметегез яки туктатыгыз. Кефир, табигый йогырттан кала башка сөт ризыкларын да уразага әзерләнгәндә кулланмаска тырышыгыз.

    Ураза тотучыга киңәшләр

    Ифтар белән сәхәр арасында кирәкле күләмдә су һәм үләнле чәйләр эчегез (1 кг авырлыкка 20-30 мл су). Чәйгә сөт тә, шикәр дә, башка өстәмәләр дә кушмагыз. Эчемлекне бер утыруда түгел, аз-азлап эчегез.

    Сәхәр нәрсәләрдән тора?

    Су, үләнле чәй.

    Клетчатка: күп итеп яшелчә, яшел тәмләткечләр.

    Аксым: пешкән сыер, тавык, күркә ите, балык, нут, борчак, кузаклылар, соя борчагы)

    Углеводлар: карабодай, дөге, киноа һәм башкалар.

    Майлар: салкын ысул белән кысып җитештерелгән үсемлек мае, сыер мае (карабодайга кушарга була), авокадо, чикләвек, кокос мае.

    Ачы тәмләткечләрне, тәм көчәйткечләрне, кетчуп, майонез, соуслар, консервалар, кибеттән алган баллы ризыкларны, тоз куллануны туктатыгыз. Алар эчәсене китерә һәм ашкайнату процессына тискәре тәэсир итә, шуның белән организмга ураза тотарга авыр булачак..

    Ризыкларны кыздырырга кирәкми, пешереп кенә ашагыз. Парда пешерсәгез дә була.

    Ифтар нәрсәләрдән тора:

    Су, үләнле чәй.

    Хөрмә җимеше.

    Җиләк-җимеш.

    Аннары ахшам намазын укып дога кыласыз һәм ярты сәгатьтән утырып ашыйсыз.

     Клетчатка: күп итеп яшелчә, яшел тәмләткечләр. Алардан салат ясап, зәйтүн, көнҗет, кабак мае, җитен яки кабак орлыгы, нарат җиләге салырга була.

    Аксым: тавык, сыер, күркә ите, терлек эч-башы, балык. 

    Углеводлар: карабодай, коңгырт дөге, арпа ярмасы, көрпәдән пешерелгән ипи. Кукуруз оныннан эремчек һәм җиләк-җимеш белән пирог пешерергә була.

    Майлар: салкын ысул белән кысып җитештерелгән үсемлек мае, авокадо, чикләвек, кокос мае.

    Әйтик, ифтарга түбәндәгеләрне ашарга була: су белән финики, яшел тәмләткечләр, редис, алма, авокадо һәм зәйтүн мае белән салат, яшеллек салып сөякле иттән шулпа, үләнле чәй һәм эремчектән запеканка. 

    Сөекле Пәйгамбәребез (с.г.с.) ифтарны хөрмә җимешләре белән башлый торган булган, анысы булмаса, су эчәргә кушкан. Башта хөрмә ашап, су эчегез һәм намаз укыгыз. Нәтиҗәбә хөрмә белән су бергә кушылып, баш миенә туклану турында сигнал килә һәм 15-20 минутка ашыйсы килү онытылып тора. 

    Хөрмә – аксым, май, күп күләмдә углевод һәм судан торган уникаль продукт. Организмга эләгеп, алар канны глюкозага баета, ашыйсы килү теләге дә сүрелә. Хөрмәдә А, В, С, D, K витаминнары һәм бик күп минераллар бар. Тикшеренүләрдән күренгәнчә, аны даими ашау гомерне дә озайта. 

    Йоклап алу да файдалы

    Рамазан аенда тәравих намазлары укып һәм сәхәргә торып, йокы өзелә, шуңа да мөмкинлек булганда көндез ятып алыгыз. Ислам динендә кайлүлә дигән төшенчә бар. Бу кояш чыгып, төш вакытына кадәрге вакытта йоклап алу. Бу йокы – Пәйгамбәребез сөннәте. Әмма 25-30 минутта артык йокларга кирәкми. Кыска гына йокы да организмга тернәкләнеп китәргә булыша. ОШушы вакыттан озаграк йокласагыз, тагын да күбрәк хәлсезлек тоярга мөмкинсез. Яки инде 1,5 сәгать тулы циклда йоклагыз.

    Әлеге киңәшләрне тотып, рамазан аен тыныч күңел һәм сәламәт килеш үткәрә алырсыз. Бу ай сезгә иманыгызны ныгытырга булышсын, кылган догаларыгыз кабул булсын.

    Чыганак: Шәһри Казан

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: