Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Үз согында помидор (рецепт)

Кайбер помидорлар бик баллы була, я, киресенчә, әчкелтем. Шуңа, ябыр алдыннан кабып карарга кирәк.

Хәзер помидор чоры… Күпләрегез вак помидорларны кая куярга белми аптырый торгандыр. Нәкъ менә шуны күздә тотып, игътибарыгызга тәмле рецепт тәкъдим итәбез.

Вак помидорларны тешчистарткыч (зубочистка) белән төбе кырыеннан берничә тишек ясап, банкаларга тутырасыз. Кайнап торган суны өстенә коеп, 20 минут тотасыз, ул арада йомшаган помидорларны блендр ярдәмендә болгатып, савытта кайнатасыз.
Сарымсак, татлы борыч (теләгән кеше корица) саласыз, 1 литр томат өчен 3 аш кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы (өеп) тоз салына, күбеге бекәнче кайнатасыз, якынча 10-15 минут.

Банкалардагы суны түгеп, томатны коясыз. Ябыр алдыннан кечкенә банкаларга 1 чәй кашыгы, зур банкаларга 1 аш кашыгы аш серкәсе салып ябып куясыз (кемдер уксус салмый, шулай да саклана диләр). Шикәр комын шулай ук киметергә яисә арттырырга була. Кайбер помидорлар бик баллы була, я, киресенчә, әчкелтем. Шуңа, ябыр алдыннан кабып карарга кирәк.

фото: bee-master.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт