Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Яшел суганны кышын ничек сакларга?

2 ысул тәкъдим ителә.

1 нче ысул. Боз формасына вак итеп туралган яшел суганны салырга, өстенә су салырга. Туңдыргычка алып куярга. Каткач, бу боз кисәкләрен контейнер яисә пакетка салып, яңадан туңдыргычка «озатырга».

2 нче ысул. Суган, укроп, петрушка һәм башка төр яшелчәлекләр тулы банкага үсемлек мае салырга. Болгатырга. Өстен капрон капкач белән ябарга, шул килеш сакларга.

Чыганак: Ватаным Татарстан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев