Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Яшелчә һәм җиләк-җимешләрдән ничек яхшы уңыш алырга?

    Тәҗрибәсез бакчачылар җәй буе җирдә казына, баш күтәрми эшли, түтәлләрне тәртипкә китерә, ә яшелчәләр, сүз куешкан кебек, мул уңышы белән куандырырга ашыкмый. Моның сәбәбе нидә соң? Түтәлебездәге помидор-кыярларга, кәбестә-кишерләргә нәрсә ошамый? Әлеге мәкаләдә кайбер сорауларның беренче карашка гади генә тоелган җавапларын табарсыз, шәт. Сорауларга дөрес җаваплар табуы җиңелрәк булсын өчен, әйдәгез, бакчада башкарачак эшләребезне билгеле бер эзлеклелектә, аерым-аерым күздән кичерик әле.

    Бәрәңге

    Бәрәңге үстергәндә иң еш китә торган хата – «икенче икмәк»не куе утырту яки сирәкләтелгән шытымнар. Беренчесенең сәбәбе – мөмкин кадәр күбрәк бүлбе утыртырга тырышу. Икенчесе – базда саклаганда озын, ак үсентеләр җибәргән бүлбе утырту. Мондый бәрәңге акрын тишелә. Шунлыктан 3 сантиметрдан озынрак үсентеләрне ярырга кирәк.
    Бәрәңгене кыраудан саклар өчен, төбенә биек итеп өяргә кирәк. Нәтиҗәдә, ул өстәмә тамырлар җибәрәчәк һәм анда бүлбеләр хасил булачак.
    Бәрәңге тишелеп чыкканчы туфракны тырма белән йомшартыгыз. Кирәгеннән артык ашланган җирдә бәрәңге сабагы бер метр биеклеккә җитә, ә бүлбеләр аз була. Сабакларны бераз изгәләп, әлеге хатаны төзәтергә мөмкин.
    «Икенче икмәк»кә су сибәргә кирәкми дигән ялгыш фикер яшәп килә. Әмма ничек кенә кирәк әле! Июнь аенда һәм июльнең беренче яртысында ул дымга аеруча нык сусый. Тәҗрибәле бакчачылар фикеренчә, бәрәңгедә бүлбеләр саны – июньдә, ә бүлбеләрнең зурлыгы исә июльнең беренче яртысында су сибүгә бәйле.

    Кәбестә

    Кәбестәне органик ашламалар мул итеп кертелгән туфракка утыртсагыз, ул бакчачыны рекордлы уңыш белән куандырачак.
    Кәбестәне күләгәле урынга чәчәргә ярамый. Болай эшләсәгез, аның күчәннәре кечкенә була яки бөтенләй формалашмый. Кәбестәне һич кенә дә редис, ачы торма, шалкан кебек үз семьялыгына керүче үсемлекләрдән соң утыртмагыз. Юкса анда кила (оры) авыруы баш калкытып, бик аз уңышка да өметләнә алмаячаксыз.
    Чәчәкле кәбестә коры һәм эссе һаваны яратмый. Шунлыктан эссе көннәр башлану белән аны махсус пленка (спандбонд) белән капларга яки бабайлар ысулын кулланырга – берничә яфрагын өскә күтәреп, бергә җыеп бәйләргә кирәк.

    Гомуми хаталар

     

    Төп ялгыш – яшелчәләрне чиратлаштырмау. Хәтта кечкенә генә түтәлдә дә чәчү әйләнешен үтәргә кирәк. Бу үсемлекләрне корткычлардан һәм авырулардан саклаячак.
    Бер үк урында еллар буе бары тик бәрәңге генә үсәргә мөмкин. Әмма бер шарты бар: туфракка ел саен органик ашлама кертергә кирәк.
    Үстергән продукцияне тизрәк подвалга урнаштырырга ашыккан бакчачылар бик тә җитди хата җибәрә. Моны идән астындагы температура 5-6 градустан югары күтәрелмәгән очракта гына эшләргә кирәк. Җылы көздә продукцияне сарайда яки төз лапас астында тотыгыз (ул анда яхшылап җилләргә тиеш), шуннан соң гына подвалга кертегез.

    Редис

    Редис куе утыртканны яратмый. Бу очракта аның сабагы яктыга үрелә, ә тамыразык үсми. Биредә орлыкны чәчкән вакытта хата киткән. Редис иркенләп үссен өчен, орлыкларны бер-берсеннән 5-6 сантиметр ераклыкта чәчәргә кирәк.
    Кәбестә кебек үк, редис та дым ярата. Эссе көндә аңа иртән дә, кичен дә су сипсәң яхшы. Аны ашлама кертелгән теплица туфрагына – казып ясалган кечкенә «тагарак»ка чәчәргә кирәк. Бакчаны биш көнгә калдырып киткән чагында әйбәтләп су сибәргә онытмагыз.

    Башлы суган

    Суган һәм сарымсакны ике ел рәттән бер үк урында утыртырга ярамый, юкса үсемлекләргә авырулар һәм корткычлар тынгылык бирмәячәк.
    Суганны утыртканда 1 сантиметр гына күмдерергә кирәк, болай эшләмәгән очракта суганчаның үсеше дә, сакланышы да начар булачак. Әгәр суганча тирәнгәрәк киткән икән, июнь ахырында өстендәге туфракны сыпырып алыгыз.Үсемлектәге яшел каурыйны кисеп алган очракта да суганча начар үсәчәк.
    Башлы суганга үскән вакытта гына су сибәргә кирәк. Уңышны җыяр алдыннан 20-25 көн кала су сибүне тулысынча туктаталар, юкса ул начар сакланачак һәм чериячәк.

    Чөгендер

    Чөгендерне үз вакытында сирәкләү зур әһәмияткә ия. Беренче тапкыр 2-3 яфрак чыккач бер-берсеннән – 2-3, икенчесендә 20 көннән соң 6-8 сантиметр ераклыкта калдырып сирәкләргә кирәк.

    Кишер

    Кишер яңа гына тирес кертелгән туфракны яратмый. Мондый туфракта ул ботлы-чатлы, гарип булып үсә. Кишергә артык дымлы туфрак та, кызыл балчыклы тыгыз җир дә килешми.
    Тамыразыкны сирәкләү зур әһәмияткә ия: беренче тапкыр сирәкләгәндә үсемлекләрне бер-берсеннән – бер, ә икенчесендә өч сантиметр ераклыкта калдырырга кирәк.
    Үсешнең беренче чорында һәм тамыразыклар хасил була башлаган вакытта кишергә суны кызганмагыз.
    Тамыразыкның төп дошманы – кишер чебенен шул ук яки күршедәге түтәлдә утыртылган суган бик яхшы качыра.

    Алма һәм груша

    Җиләк-җимеш подвалда бәрәңге һәм яшелчәләр белән бергә начар саклана. Аларда төрле гөмбәчек авырулары баш калкыта, өстәвенә үзләренә хас булмаган начар ис сеңә, тәмнәрен югалта.
    Тартмаларга тутырганда полиэтилен пленка, йомычка, торф валчыклары һәм башка материаллар куллансаң, тәртипсез рәвештә, өсте-өстенә, өеп урнаштыруга караганда, җиләк-җимеш яхшырак саклана.
    Подвалга куяр алдыннан җиләк-җимешне зурлыгы һәм сорты буенча аерырга, һәркайсын аерым әрҗәдә сакларга кирәк. Сортларны бутау җиләк-җимешне боза гына.

    Пленка теплицадагы кыярлар

    Кыярны яңа гына тирес кертелгән туфракка утыртсагыз, ул сезне рекордлы уңыш белән куандырачак. Кыярга суны кичен түгел, ә көннең беренче яртысында гына сибәргә кирәк һәм ул җылы булырга тиеш. Артык дымлылык төрле авыруларның үсеш алуына китерә.
    Иң җитди хаталарның берсе – үстерелә торган сортның үзенчәлекләрен исәпкә алып үсемлекне бөтенләй яки дөрес формалаштырмау.
    Кыяр үтәли җилдән курка, теплицаны өстән җилләткәнне хуп күрә, температураның кисәк югары күтәрелүен яки түбән төшүен һич тә яратмый.

    Теплицадагы помидорлар

    Утырткан вакытта үсентеләр сәламәт булырга тиеш. Әгәр алар шиңгән икән, беренче чәчәкләре коела һәм бу уңышның югалуына китерә. Помидор җылыга таләпчән. Әмма теплицада температура 30 градустан югары күтәрелсә, ул үсүдән һәм серкәләнүдән туктый. Помидор үтәли җилне ярата. Кырау, корткычлар һәм авыруларга караганда, теплицадагы «фин мунчасы» аңа күбрәк зыян китерергә мөмкин. Туфракның коры һәм һава температурасының югары булуы чәчәкләр һәм вак җимешлекләрнең коелуына, ә суны даими рәвештә сипмәү помидорларның ярылуына китерә. Бигрәк тә эссе көндә помидорларга салкын су сибәргә ярамый. Чәчәкләр яхшырак серкәләнсен өчен иртән үсемлекләр бәйләнгән шпагатка җиңелчә суккалап алыгыз.
    Помидорларның фитофторага каршы торучанлыгын арттыру өчен, 1 литр суга йод (3-5 тамчы) һәм 1 стакан майсызландырылган сөт кушып ясалган эремәне 7-10 көн тәнәфес ясап, ике тапкыр сиптерергә яки инструкция нигезендә «Унифлор-микро» препараты белән эшкәртергә кирәк.

    http://www.intertat.ru/

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: