Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Җәйге салкын аш

Җәйге эссе вакытта салкын ризыкларга күбрәк игътибар итегез. Бүген Сезгә шундый рецепт тәкъдим итәбез. 

Кирәкле әйберләр: 2 бәй­ләм куз­га­лак, 2 ур­та­ча зур­лык­та­гы кы­зыл чө­ген­дер, ук­роп, пет­руш­ка яф­рак­ла­ры, су­ган кы­як­ла­ры, 2 кы­яр, 2 бү­лем са­рым­сак, яр­ты литр ке­фир, 100 г кай­мак, ка­ты итеп пе­ше­рел­гән 3 йо­мыр­ка, яр­ты бал ка­шы­гы тоз, 2 бал ка­шы­гы аш сер­кә­се.

Эш барышы. Чө­ген­дер­не юып, чис­тар­тып, кәс­т­рүл­гә са­лып, су өс­ти­без. Кәс­т­рүл­не ут­ка ку­еп, су­га аш сер­кә­се са­ла­быз һәм чө­ген­дер­не йом­шар­ган­чы пе­ше­рә­без. Ае­рым са­выт­та 3 ста­кан су, яр­ты бал ка­шы­гы тоз са­лып, юыл­ган, чис­тар­тыл­ган куз­га­лак­ны пе­ше­реп ала­быз һәм су­ы­та­быз. Пеш­кән һәм су­ын­ган чө­ген­дер­не юка итеп ток­мач­лап ту­рый­быз яки угыч аша уа­быз. Куз­га­лак­лы кай­нат­ма­га чө­ген­дер­не өс­ти­без дә су­ыт­кыч­та су­ы­та­быз. Яшел үлән­нәр­не, кы­яр бе­лән са­рым­сак­ны юып, вак­лап ту­рый­быз. Пеш­кән йо­мыр­ка­ны вак­лап ту­рый­быз. Яшел үлән­нәр­не, кы­яр­ны, ке­фир­ны су­ын­ган кай­нат­ма бе­лән ку­шып, бе­раз ши­кәр ко­мы өс­ти­без. Шул­па­ны тә­лин­кә­ләр­гә бү­леп са­ла­быз, бе­рәр аш ка­шы­гы вак­лап ту­рал­ган йо­мыр­ка өс­тәп чы­га­быз, кай­мак са­ла­быз. Кы­зу җәй көн­нә­рен­дә ме­нә ди­гән сал­кын аш бу­ла.

 

Фото: recept-borscha.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт