Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Йоклаганда нинди поза сайларга?

Утырып йоклау иң куркыныч позалардан санала.

Бу поза карын эчендәге басымны арттыра һәм йөрәккә начар йогынты ясый. Моны Кырым Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш кардиологы Валерий Садовой сөйли.
Аның сүзләренчә, утырып йоклаучы кешеләр еш кына шешенүләрдән интегә, аларда кан тамырлары киңәю һәм тромбозга барлыкка килү хәвефе зур. Уң яки сул як кырыйга борылып яту умыртка сөягенә зыянлы, корсакка ятып йоклау шулай ук карын эчендәге басымны арттыра. Шулай итеп, иң хәвефсезе - аркага ятып йоклау.
Садовой шулай ук русиялеләргә көндез йоклауны тәкъдим итте. Бу гадәт артериаль кан басымын төшерә һәм үзеңне көр хис итәргә булыша. Шул ук вакытта, кардиолог фикере буенча, йокыны туйдыру мөһим. “Вакытның аерым берәр аралыгында нишләргә икәнен организм гадәттә үзе аңлый. 8 сәгатьлек ял – бу һәркем дә үти ала торган киңәш”, - ди белгеч.
Сомнолог-белгечләр корсакта йоклауның никадәр хәвефле икәнен аеруча искәртә. Андый позадагы йокы умыртка сөяге авыртуга, муен тирәсендәге киренекелеккә, суставлар авыртуга һәм аяк-куллар сызлауга китерергә мөмкин. Җитмәсә, корсакка ятып йоклау тын алуны да кыенлаштыра. Аеруча йөкле хатыннарга бу поза киңәш ителми, чөнки ул очракта кан йөреше бозыла.

 

 

https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/s-lam-tlek/yoklaganda-nindi-poza-saylarga/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев