Зөһрә Сәхәбивадан – катламлы салат
Тиз ясала һәм бик тәмле.
Бу салат катламлап ясала, беренче катка гына сарымсаклы майонез, ә калган катлам араларына майонез гына ягабыз.
Беренче кат – пешкән бәрәңге угычтан, тоз.
Икенче кат – челтәрләп сарымсаклы майонез
Өченче кат – ысланган тавык итен шакмаклап турап
Дүртенче кат — майонез
Бишенче – вак итеп кенә туралган әз генә суган сибәбез
Алтынчы – кореяча кишер
Җиденче кат – саламлап туралган кыяр, майонез
Сигезенче кат – йомырка агы угычтан
Тугызынчы кат – майонез
Унынчы кат – угычтан сыр
Унберенче кат – майонез
Уникенче кат – угычтан йомырка сарысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев