Агачтан могҗиза тудыручы
Күзкәй авылында яшәүче Рөстәм Ясәвиевның искитмәле агач эшләнмәләре бик күпләрдә соклану уята. Кулдан юнып ясалган кувшиннар, нәни сандыклар, төрле сыннар, чокып ясалган борынгы нәкышләр...
Язын ул эшләрдән авыл халкы өчен күргәзмә дә оештырган идек. Тиктормас авылдашыбыз бүген дә иҗат итүен дәвам итә. Шуның өстенә, мәчеттә эшли, мәктәп укучыларын кул эшләренә өйрәтә.
Күзкәй авылында яшәүче Рөстәм Ясәвиевның искитмәле агач эшләнмәләре бик күпләрдә соклану уята. Кулдан юнып ясалган кувшиннар, нәни сандыклар, төрле сыннар, чокып ясалган борынгы нәкышләр... Язын ул эшләрдән авыл халкы өчен күргәзмә дә оештырган идек. Тиктормас авылдашыбыз бүген дә иҗат итүен дәвам итә. Шуның өстенә, мәчеттә эшли, мәктәп укучыларын кул эшләренә өйрәтә.
Мәчеттә ул кышын махсус шөгыльләр оештырган иде. Менә җәен, мәктәп лагере эшен тәмамлагач, ул кабат балаларны җыярга ниятли. Туган авылында бер-ике баланы булса да үз һөнәренә өйрәтү – останың күптәнге хыялы. Шуны истә тотып, Илнур хәзрәт Фәрхетдинов аны мәчеттә укучы балалар янына чакырган иде дә инде. Яратып шөгыльләнделәр, эшләренең нәтиҗәсе дә куанычлы. Рөстәм абыйларының күзәтүе астында, аның киңәшләрен файдаланып, үз куллары белән кош оялары, аш-су кирәк-яраклары һәм башка әйберләр ясадылар.
Остаханәсенә күз салсаң, ни генә юк Рөстәмнең эшләре арасында. Күз йөгерә, һәрберсен тотып карыйсы килә. Менә шахмат тактасы, аңа агачтан микроскоп төгәллеге белән зурайтып эшләнгән шахмат фигуралары тезелгән. Шулай ук зур төгәллек белән агачтан ясалган төрле җәнлек фигуралары, икмәк саклый торган тартманы гына күр! Ә менә бу искиткеч матур хатын-кыз сынын автор «Сөембикә» дип атаган. Кыскасы, бер әкияти дөньяда йөргән кебек. Агачтан ясалган йорт хайваннары, урман җәнлекләре сыннары менә-менә хәрәкәткә килер сыман тоела.
Бер булган бөтен якка да булган дигәндәй, Рөстәм картиналар да яза әле. Аның картиналарында да, башлыча, туган як табигате. Шуңа игътибар итәм, картина язамы, агачтан фигуралар ясыймы – аның иҗат табышларында яшел, алтынсу якты төсләр өстенлек итә. Автор, өстәлдә торган һәр эшләнмәне сак кына кулына алып, һәрберсенең ясалу тарихы белән таныштыра...
Рөстәм Күзкәйдә урта мәктәп тәмамлаган, аннары Казан сәнгать училищесында тумыштан бирелгән талантын чарлаган, сәнгатьтә төрле жанр серләренә өйрәнгән. Чаллыда төзелешләр кайнаган елларда «Камгэсэнергострой»ның сәнгать-бизәкләү участогында эшләгән, 47нче һөнәр училищесында төзүче яшьләрне агач әйберләр ясау осталыгына өйрәткән. Заманалар үзгәреп киткәч, останың һөнәре кирәксез булып калган. Башка эшкә дә урнашып караган ул, ләкин күңелгә ятмаган хезмәт куаныч та, уңыш та китермәгән. Ә Рөстәм Ясәвиев яраткан хезмәтендә иҗади табышларга, югары нәтиҗәләргә ирешүгә күнеккән. Күпсанлы мактау кәгазьләре, төрле иҗади конкурсларда алган дипломнар шул хакта сөйли.
Аның каравы, бүген ул, барлык киртәләрне җиңеп, җиң сызганып яраткан эше белән шөгыльләнә. Авыр вакытларда иңнәрен куя белгән, кыенлыкларны җиңәргә ярдәм иткән хатыны Дамирага бик рәхмәтле ул.
– Авыл баласына шулкадәр күпкырлы сәләт кемнән килгән? – дип кызыксынам.
– Кем белгән инде? Үземне белгәннән бирле кулымда агач белән пәке, өстәлдә төсле каләмнәр булды. Әти урманчы иде, бик оста итеп ат рәсемнәре ясады. Алар шундый чын, тере иде. Күрәсең, рәсем ясарга хирыслык миңа аннан килгәндер.
– Менә бу бизәкләрне, нәкышләрне кайдан аласың? Бигрәк үзенчәлекле, мәгънәле дип әйтимме? Нәни куян малае, мыраубикә, борынгы милли нәкышләр төшерелгән кувшиннарга күпме күз нуры түгелгән, йөрәк җылысы салынган.
– Уйлаган композицяне агачтан уеп ясау миңа кыен түгел, куллар чарланган. Ә менә бизәген уйлап табу, төсләр сайлау күп эзләнүләр сорый. Төнге йокыларны качыра ул, дөньяңны оныттыра. Ә эшең үзең күзаллаганча, үзең уйлаганча килеп чыккач, сабый баладай куанасың. Эскизларны ясагач, тупланган архивымны актарам, компьютерда казынам, китапханәдә китап-журналлардан хәзерге заман рәссамнарының иҗатын күзәтәм. Казанда яшәүче кызым Алисә картиналар ясый, ул да күп төрле үрнәкләр алып кайта. Аннары, авыл җиренең табигате үзе үк матур, ел фасыллары бизәкләре дә тема бирә. Иҗат ул – эзләнү, уйлану һәм табыш. Аның шатлыгы, куанычы да шунда.
Тәнзилә Шәйхнурова,
Тукай районы Күзкәй авылы китапханәчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев