Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

«Айфара» солисты Алмаз Шәрифуллин: «Белми дә калдык!»

«Айфара» төркеме артистлары котлаулар кабул итә.

«Айфара» төркеме артистлары Рәшит Максутов, Фәнис Мортазин, Алмаз Мөхәммәтҗанов, Алмаз Шәрифуллин Татарстанның атказанган артистлары исеменә лаек булдылар. Бу хактагы указга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйды. Безнең газета хәбәрчесе Алмаз Шәрифуллин белән элемтәгә чыгып, хис-кичерешләрен белән кызыксынды.

– Дөресен генә әйткәндә бу исемне безгә биргәнне белми дә калдык. Аны алыр өчен кайдадыр барып та йөрмәдек, сорамадык та, – дип кына җаваплады ул. 

Моңа кадәр биргән зур әңгәмәсендә Алмаз Шәрифуллин: 

– Миңа бу (атказанган – автор иск.) исемне бирсәләр дә алмыйм! Качып йөрим. Нәрсәгә ул?! Дөресен әйткәндә, бу исемне алу оят та булыр иде. Бу мактаулы исемне лаеклы рәвештә алмаган кешеләр арасында булу да оят! Исемләп әйтмим. Андыйлар бар. Безгә болай да әйбәт, – дип ачылып әйткән иде. Тулы интервьюны моннан укый аласыз. 

Сүз уңаенда, «Айфара» төркеме татар эстрадасы сәхнәсендә инде 30 елдан артык хезмәт куя. Күптән түгел аларның Казанда һәм Татарстанның зур шәһәрләрендә соло концертлары да булды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев