Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Айгөл Бариева борчылудан ябыккан...

Популяр эстрада йолдызы Айгөл Бариева 26 августта узачак концертына әзерләнә. Чара алдыннан борчылып, ябыгып та киткән.

«Иртәдән үк йөгерәм, көне буе эшләр. Менә үз мисалымда артистларның мөһим чара алдыннан ничек авырлыкны киметүе турында сөйлим әле. Беренчедән, бу – стресс, чөнки бик борчыласың. Мәсәлән, юбилей яки туй кебек бәйрәм оештырганда да һәрберебез дулкынлана, борчыла. Концертка әзерләнү – икеләтә җаваплылык, чөнки анда бөтенләй таныш булмаган кешеләр, тамашачы акча түләп килә.

Бөтен борчуларга өстәмә – көне-төне бертуктаусыз йөгерүләр. Ашап алырга вакыт та калмый. Шулай итеп ябыгабыз. Концерт көнендә инде бөтенләй ашарга вакыт та, теләк тә юк. Үзеңне бер йодрыкка җыясың. Шуңа мин үземнең күлмәкләремә сыймамын дип борчылмыйм да. Мин инде 1 килограммны югалттым, әле тагын берәр килограмм китәр дип уйлыйм, – дип сөйли ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев